«Әни! Әнием!!!» – дип өч яшьлек Данияр әнисенең кулларына ябышкан иде. Ләкин әнисе Люзия улын этеп җибәрә, вакыт-вакыт йөзен улына борып, ачулы күзләре белән карый.
«Әни-и-и!» – дип Данияр тагын үзенә таба тартырга тырышты әнисен һәм әнисе шул вакытта аның аркасына сугып алды да, бүлмәсенә таба өстерәде.
«Бар әле, бүлмәңдә утыр! Сөйләшергә дә ирек бирмисең!» – дип улын бүлмәсенә кертеп җибәрде.
Соңыннан улына тамчы да игътибар итмичә, телефоннан сөйләшүен дәвам итте.
«Аңлыйсыңмы! Мин аңа акча җитми дип әйтеп торам, ә аңа барыбер. Көн саен өстәлдә тавык, бәрәңге, йомырка да токмач. Бетте! Ә менә үзенә сыра алырга акчаны бервакытта да жәлләми! Менә минем иннек бетте, ә аңа барыбер, уйлап та бирми ул аны. Әле җитмәсә Даниярның садикта утренник. Йөри генә башлады, инде утренниклар, кемгә кирәк инде ул? Ну барырга туры киләчәк инде! Тагын маникюр-педикюр, чәч ясатасы, яңа күлмәк алырга кирәк... Ярлы ябага кебек барып булмый бит анда. Мин бит әни! Бу хакта Рөстәмгә әйткәч, тагын тавыш чыгачак инде. Кулына сыра тотып, телевизор карарга диванга авачак та: «Уф, теләсә нәрсә киеп бар, миңа гына каныкма», - дип мыгырданачак ул. Дөрес әйтәсең син, барысы да бер калыптан инде бу ирләр. Ә без бит матур хатын-кызлар, үзебезне матур итеп күрсәтергә тиеш... И, әйтмә дә инде, яхшы әни булуы бигрәк авыр шул...» – дип зарланды Люзия дус кызына.
Ә нәни улы бу вакытта яхшы әнисенең креслога җәелеп утырып дус кызы белән үз ирен чәйнәвен тыңлый иде. Ә нәни Данияр кич буе әнисенә колакларының бик нык авыртуын әйтергә теләп йөри, тик әнисе аны бар дип тә белми...
Озакламый әтисе эштән кайтты, малай үз борчуын әйтергә дип аның янына йөгереп чыкты.
«Әти, минем...» – дип сүзен башлаган иде, әйтеп бетерә алмады. Улын бүлдереп, әнисе әтисенә кычкырды.
«Нигә телефоныңны алмыйсың? Күпме шалтыратырга була сиңа??? Үлеп ятсаң да шалтыратып булмый! Тагын гаражда шешәдәшләрең белән аракы чөмерәсеңме?» –дип пыр туза башлады Люзия.
«Әти, әти, минем колакларым...» – дип әтисенең кулларын тарткалый башлады Данияр.
«Тукта, улым, - дип Рөстәм улын аркасыннан кагып алды. – Хәзер әниеңне тыңлыйк әле. Ул мине көне буе күрмәде, миемне черетмәде, сагынгандыр инде», - диде.
«Оят түгелме сиңа? Нигә баланы миңа каршы котыртасың? – дип кычкыра башлады Люзия. – Кайда себерелеп йөрисең син? Ә мин көннәр буе синең улыңны карыйм! Үзем турында уйлап та карамыйм! Әллә сиңа начар хатынның нинди булуын күрсәтергәме?» – дип тузынды хатыны.
«Тырышып тормасаң да була, мин болай да бик яхшы күрәм», - диде Рөстәм.
Бичара Данияр учлары белән колакларын томалады да, үз бүлмәсенә кереп китте. Әти-әнисенең һәр көн кычкырышканын тыңларга түземлеге калмаган иде баланың. Бүлмәсенә кергәч, Данияр диванына ятты да стенага таба борылды һәм елап җибәрде. Елагач, колаклары тагын да ныграк сызлый башлады аның. Данияр аларны кечкенә мендәрләр белән каплады, ләкин берничек тә тынычлана алмады, сулкылдап елады да соңыннан гына тынычланды.
Ярты сәгать узуга ул төшләнә-төшләнә, селкенеп йоклый иде, ә әтисе белән әнисе туйганчы талашты, шуңа күрә бергәләп кичке ашны да ашамадылар. Люзия кухняда ашады, ә Рөстәм ризыкны үзе белән бүлмәгә алып кереп китте. Аларның берсе дә улларының ач килеш йокларга ятканын исенә дә алмады...
Ике ай узды.
Хәзер нәни Данияр тынычта яши һәм моңа бик сөенә. Кыш иде, ул урамга уйнарга чыкмый диярлек, көннәрен бүлмәсеннән дә чыкмыйча уздыра. Әйе, әтисе белән әнисе элеккечә талаша, кайвакыт әнисе яки әтисе өйдән чыгып китә дә, соң гына, Данияр йоклап киткәч кенә кайта. Ләкин әти-әнисенең акырышкан тавышларын ишетми иде инде ул. Ул, гомумән, берни дә ишетми диярлек. Колакларының гел авыртып торуына да ияләште малай, моны шулай булырга тиеш дип уйлый иде ул.
Берсендә ул әбисе бүләк иткән раскраска альбомындагы зур аюны тырышып-тырышып ачык яшел төскә буйый иде. Люзия улын кухняга ашарга чакырды, ә Данияр аны ишетмәде. Шул вакытта әнисе катырак кычкырды, малай барыбер ишетмәде. Баласының битарафлыгы Люзиянең ачуын чыгарды, ул улының бүлмәсенә тиз-тиз атлап керде дә улына сугып җибәрде. Данияр хәтта урындыктан егылып төште, ул нинди гаебе булуын бөтенләй аңламый иде, ә әнисенең күзләре куркыныч итеп ялтырый, авызы ачылып-ябыла. Малай куркуыннан елап җибәрде.
«Нәрсә бу!!! Күпме чакырырга була сине? Бөтенләй шаштың! Нәкъ атаң төсле инде! Бар, тиз бул, аша! Нинди яшел төстәге аю бу? Шыр аңгырамы әллә син, яшел төстә аю буламыни!» – дип кычкырды да, Люзия буяла башлаган рәсемне алып Данияр алдында болгады. – Аюлар кара яки көрән төстә була! Исеңдә калдыр! Ә монысы аңгыралык!» – дип тузынды.
Люзия рәсемне ерткалап ташлады һәм кәгазь кисәкләрен идәнгә чәчте. Данияр аюдан калган кисәкләргә жәлләп күз ташлады. Ә ул аю шундый матур, ак иде бит...
Ә Данияр шаян аюны үләндә аунаганга яшел төскә буяган иде бит. Аю чикерткәгә охшарга теләгән иде! Бу Данияр үзе уйлап тапкан әкият иде, ә әнисе аны алды да ерткалап, улының аяк астын ташлады. Данияр тагын елап җибәрде, тик әнисе аны кызганырга уйламады да. Улын кулларыннан җилтерәтеп алды да, көчләп диярлек кухняга алып чыкты һәм алдына аш салынган тәлинкә китереп куйды.
«Утыр да аша! Аннан үз бүлмәңә керерсең!» – диде.
Малай куркып кашыкка ябышты. Ул әнисенең нәрсә әйткәнен ишетмәде, әмма ашарга кушканын аңлады. Кайнар аш Даниярның авызын, тамак төбен яндырды, ләкин ашның суынганын көтеп торасы килмәде малайның, тизрәк ашап бетереп, үз бүлмәсенә кереп качасы килә иде аның. Кухнядан чыкканда ул әнисенең әйберләрен җыйганын күрде. Зур гына ике сумка ишек төбендә тора иде инде. Люзия сәгатькә карады һәм ашыга-ашыга кәгазьгә нидер язды. Вакыт-вакыт ул улына нидер әйтә иде, ләкин Данияр әнисенең ачылып ябылган авызын гына күрә, тавышын ишетми. Данияр тагын берни аңламады: әнисе берәр кая китә микән? Ә ни өчен ул Даниярны үзе белән алмый соң? Ә Люзия улы янына килде дә, аны бит очыннан үбеп алды, көдрә чәчләрен сыйпады, тагын нидер әйтте, ә соңыннан сумкаларын алды да өйдән чыгып китте. Данияр аптырап бүлмә уртасында басып калды, нәрсә эшләргә белмәде, шуңа күрә, гадәттәгечә, үз бүлмәсенә кереп китте.
Тиздән әтисе кайтты, улының бүлмәсенә сугылып чыкты, соңыннан кухняга керде һәм шунда өстәлдә Люзия калдырган язуны күрде.
«Рөстәм! Мин болай яшәп туйдым, башка ир-атка китәм. Улыбызны ничек яратканыңны беләм, шуңа аны синең белән калдырам! Мине гафу итәрсең һәм аңларсың дип уйлыйм. Мине эзләмә, Люзия», - дип язылган иде анда.
Әнисе ташлап киткәч, беренче берничә көндә Данияр сөмсере коелган, кырынмаган, исерек әтисен генә күрде. Ә соңыннан могҗиза булды: аның әбисе – әтисенең әнисе килде һәм көне буе өй җыештырды, ашарга пешерде. Әле Даниярга тиешле игътибар бирмәгән өчен әтисен әрләп тә алды.
«Әни, бераз вакытка булса да аны үзеңә алып китә алмыйсыңмы?» – дип сорады Рөстәм.
«Юк, улым! Әкият сөйләмә, Даниярны саклап утырырга вакытым юк. Тау кадәр хуҗалык: сыерлар, кош-кортлар, бакча... Ничек өлгерим барына да. Сөтне базарга алып сатар өчен һәр көн иртән биштә торам. Даниярны кем белән калдырыйм ди? Үзен генәме? Әйдә, исәрләнеп ятма, килен белән үзегез хәл итеп, җайлап бетерегез. Малайны футбол тубы кебек тегендә-монда типкәләп йөртмәкче буласызмы?» – дип шелтәләде әбисе.
Улын әрләп-шелтәләп бетергәч, әнисе китте, ә Рөстәм күпме вакытка беренче тапкыр улы Данияр белән урамга чыкты. Малай бик рәхәтләнеп мәйданчыкта мәш килде, кар тәгәрәтеп уйнады һәм тәмам туңды. Ә Рөстәм кибеткә барып эчемлек алырга уйлады. Данияр урамда калды: анда эскәмия янында бер кара көчек утыра иде. Данияр аны сыйпап утырды, әтисенең килгәнен көтте. Кинәт көчек каядыр чабып китте, Данияр да аның артыннан ташланды. Ә соңыннан малайны кемдер үзенә таба нык кына тартты һәм бер секундтан Данияр башта басып торган урыннан ыжгырып машина узып китте. Данияр күзләрен чытырдатып йомды да елап җибәрде, ә күзләрен ачкач, каршысында матур күзле яшь кенә апаны күрде. Бу апа Даниярны жәлләп кочагына алды. Соңыннан кулларын җитәкләде һәм нәрсәдәндер сакларга теләгән кебек, малайны читкәрәк алып китте. Бу апаны үзенә нәрсә әйткәнен Данияр ишетмәде, ләкин сабый «эх, бу апа мине җибәрмәсен иде», дип теләде, үзе дә нәни куллары белән аны кочты, ныграк елышты.
«Ни өчен сез минем улымны тотып торасыз?» – дип сорады аларның яннарына килеп баскан Рөстәм.
Таныш түгел хатын-кыз аңа күтәрелеп карады, аннан ирнең кулындагы пакетта шешә булуын абайлап алды, көлемсерәп куйды.
«Сез тотып тормагангадыр инде. Пакет эчендәге әйберләргә караганда, сездә бала кайгысы юк ахрысы», - диде.
«Сезнең ни эшегез бар анда?» – диде Рөстәм ачуы килеп.
«Бар шул! – дип ачынып әйтте хатын. – Малай аздан гына минем күз алдында үлми калды! Аздан гына машина астына эләкми калды, көчкә тартып алып өлгердем. Ни өчен сез колагы ишетмәгән баланы үзен генә калдырасыз?» – дип Рөстәмне ачуланып ташлады.
«Ничек инде колагы ишетми? Кем саңгырау?» – диде Рөстәм нәрсә турында сүз барганын аңламыйча.
«Сез бу баланың кеме соң?» – диде хатын.
«Әтисе!» – диде Рөстәм.
«Балагызның бернәрсә дә ишетмәвен белмәгәч, нинди әти соң сез? Мин аның артыннан йөгердем, кычкырдым, ул хәтта борылып та карамады. Машина тавышын да ишетмәде», – дип сөйләп бирде хатын.
Шул мизгелдә генә Рөстәм Даниярның колагы белән проблемалар барлыкка килүен аңлый башлады. Бу гел болай булмады, ул һәрвакыт яхшы ишетә иде, димәк, бу күптән түгел генә шулай булган. Рөстәм куркуыннан нишләргә белмәде. Гаилә мәшәкатьләре белән улы турында бөтенләй оныттымыни соң ул?
«И Аллам, и Аллам!» – дип Рөстәм башына тотынды, соңыннан улын таныш түгел хатын-кызның кулыннан алды. – Улым, мин синең алда шундый гаепле бит. Данияр, улыкаем! Кичер мине, кичер!» – дип такмаклый-такмаклый сөйли башлады.
«Нәрсә булды соң сезгә?» – дип сорады гаҗәпләнеп басып торган хатын-кыз.
«Мине хатыным ташлап китте. Менә ничек тә булса яшәргә тырышам...» – диде Рөстәм.
«Бик үк барып чыкмый бугай...» – диде ханым.
«Аңладым инде. Сезнең исемегез ничек соң?» – дип сорады Данияр.
«Айгизә булам», - диде ул.
«Айгизә! Сезгә ничек рәхмәт әйтеп бетерергә белмим!» – диде Рөстәм.
«Миңа рәхмәт әйтергә кирәкми. Эчүегезне ташлагыз һәм улыгызга күбрәк игътибар бирегез. Аны тиз арада табибка күрсәтергә кирәк», - диде Айгизә.
Рөстәм чүп савытлары янына барды да, пакеты-ние белән бергә шешәләрен ташлады, ә соңыннан бик канәгать йөз белән үзенә карап торган Айгизәгә таба борылды.
«Айгизә, сезнең ирегез, гаиләгез бармы?» – дип сорады.
«Юк, минем беркемем дә юк. Мин күптән түгел генә монда күченеп килдем. Авылда яшәдем, авыру әниемне карадым, ул вафат булганнан соң шәһәрдә яшәп карыйм, дидем. Бер бүлмәле фатир яллап торам, эшкә урнаштым. Әле сменадан кайтып килешем иде», - дип үзе белән таныштырды Айгизә.
«Кайда эшлисез?» – дип сорады Рөстәм.
«Тегү остаханәсендә. Мин тегүче», - диде Айгизә.
«Айгизә, дөрес аңлагыз инде, улым белән сезне кунакка чакырмакчы идек. Күптән түгел әни килеп киткән иде, тәмле-тәмле әйберләр пешереп калдырды, сезне сыйлар идек. Якыннанрак танышырбыз, Данияр да шат булыр иде. Шулаймы, улым?» – дип Рөстәм, Даниярның башыннан сыйпады.
Малайга сөйләшү дә, бу таныш түгел апа да ошады. Аларның тыныч кына һәм дустанә мөнәсәбәттә сөйләшүләре әллә каян күренеп тора иде, беркем дә кычкырмый, үпкәләми... Шунда ул Айгизә апасының кулларын кысып тотты. Айгизә малайга елмайды һәм алар бергәләп Даниярларга кунакка кереп китте.
Дүшәмбе көнне Айгизә аларга тагын керде һәм алар Даниярны табибка алып бардылар. Табиб әти-әнине улларын шушы хәлгә төшергәннәре өчен ачуланып ташлады, әмма озакламый малайның ишетә башлаячагын әйтте. Тик баланы гел дәвалануга йөртергә һәм дәвалаучы табибка күрсәтеп торырга кирәк булачак. Рөстәмнең үтенече буенча, Айгизә цех җитәкчесе белән ничектер килеште дә, бу җаваплылыкны үзенә алды.
Данияр әкренләп ишетә башлады. Ул инде ягымлы карашлы бу апаның Айгизә исемле булуын белән иде, бала аңа ияләште. Данияр инде терелеп бетте, Рөстәм аны балалар бакчасына бирергә документлар әзерләде. Аерылышу турында документлар алгач, Айгизәгә тәкъдим ясады. Айгизә ризалашты, ә Данияр ниһаять, үзе гел хыялланган гаиләгә ия булды. Айгизә үзенең ягымлы, назлы, кайгыртучан булуы белән баланың күңелен яулап алды. Ул Даниярга йоклар алдыннан әкиятләр укый, шаян җырлар көйли-көйли үзе юындыра иде. Хәзер Данияр бик күп шигырьләр белә, көләргә ярата башлады, инде Айгизә аны яратырга, кочакларга теләгәндә сискәнми. Айгизә Даниярга бөтен яратуын бирде, малай да аңа шулай ук җавап кайтарды. Баштарак бу Рөстәмгә ошады, әмма бераздан кинәт кенә туйдыра башлады.
«Карале, Айгизә, мин аңлыйм, сиңа әни булып уйнау ошап китте. Әмма син Даниярга әни генә түгел, ә минем хатын да, онытма шуны», - диде.
«Син нәрсә инде, кадерлем. Мин бит сине бик яратам һәм синең өчен барына да әзер», - диде Айгизә ирен кочып.
Бу дөрес иде. Рөстәмнең Айгизә белән яшәгәндәге кебек беркайчан да караулы булганы юк иде. Айгизә ире өчен дә, улы өчен дә матур, заманча киемнәрне үзе текте. Өендә дә гел тәртип, кухняда яңа пешкән тәмле ризыгы һәрвакыт булды. Рөстәм башта бу гаилә җылысы белән ләззәтләнсә һәм хатынына рәхмәт укыса, тора-бара моны үзенә карата хатынының мәҗбүри вазифасы дип кабул итә башлады. Ә башкача ничек булсын? Айгизә гап-гади авыл кызы һәм Рөстәм аны үз гаиләсенә кабул итте, өйләнде, үз өенә, үз урын-җиренә кертте, акча белән тәэмин итте. Ә Айгизә уш китәрлек чибәр дә түгел, гади генә, ах итәрлек берние юк. Бары тик гап-гади тегүче...
Ә менә Рөстәмне күптән түгел бүлек мөдире итеп билгеләделәр. Ул мондый вазифа турында хыялланмаган да иде. Һәм кинәт шундый хәл! Рөстәм Айгизнең улының гомерен саклап калуы турында онытты да дияргә була. Айгизәдән башка әллә кайчан эчеп харап булыр, бар нәрсәсен хәтта эшен дә югалткан булыр иде, әмма Рөстәм моны уйлап та карамады.
Рөстәмнең яңа вазифага билгеләнүе фирманың бер еллыгы уңаеннан уздырылачак корпоратив белән бер вакытка туры килде. Тантанага фирмада эшләүче бар кеше дә хәләл җефетләре белән чакырулы иде. Чибәр, яшь хатын-кызлар янында үз хатыны бик кызганыч күренәчәк дип уйлады Рөстәм. Шуңа күрә Айгизәгә бәйрәмгә чакырулы булуы турында әйтеп тә тормады. Айгизә улы белән шөгыльләнгән вакытта, Рөстәм исә шау-шулы, күңелле бәйрәмдә рәхәтләнеп күңел ача иде. Хатыны турында сораганнарга, ул аны авырып китте, килә алмады дип кенә әйтте.
«И, бичара, - дип сөйләнде экономист булып эшләүче Эльвира. – Әгәр мин шулай корпоративка бара алмый калсам, бик борчылыр идем. Шундый үкенеч бит бу», - диде ул.
«Синең ирең бармы соң?» – дип кызыксынды Рөстәм.
«Юк, мин ирекле кош һәм мине беркем дә яулый алмый!» – дип чытлыкланды Эльвира.
«Хәтта мин дәме?» – дип күз кысты Рөстәм.
«Ну белмим инде, тырышып кара», - диде Эльвира.
Һәм Рөстәм тырышты. Эльвираны бик тиз үзенә каратты ул. Озакламый алар очраша башлады. Кызга үзеннән өлкәнрәк ир-атның кайгыртуы, игътибары бик ошый иде һәм ул Рөстәмнең көннәрен дә, төннәрен дә бары тик үзенеке генә булуын теләде, шул хакта хыялланды. Өстәвенә, Рөстәмнең карьера перспективасы да бик яхшы иде.
Телефон шалтыраганда Айгизә өй эшләре белән мәшгуль иде. Ул трубканы алды да, ягымлы гына хатын-кыз тавышы ишетте.
«Алло! Исәнмесез! Сез Рөстәмнең хатыны Айгизә буласызмы?» – дип сорады чит хатын-кыз.
Айгизәгә шалтыраткан хатын-кыз Рөстәмнең сөяркәсе Эльвира иде.
«Әйе, бу мин. Ә нәрсә булды?» – диде Айгизә, аны ниндидер шомлы тоемлау биләп алды. Соңгы вакытта Рөстәм үзгәрде шул.
«Юк-юк, берни дә булмады, борчылмагыз, Рөстәм белән бар да тәртиптә. Ул хәзер үзенең эш урынында һәм минем сезгә шалтыратканны белми», - диде теге хатын-кыз.
«Алайса аңламыйм, сезгә миннән нәрсә кирәк, ничек ярдәм итим?» – диде Айгизә аптырап.
«Ярдәм дип... Мин сезнең Рөстәмне җибәрүегезне телим. Ул мине ярата, ә мин аны яратам. Ул сезнең белән интегә, Рөстәм үзе миңа шулай дип әйткән иде», - диде теге таныш булмаган хатын-кыз.
«Нәрсә-ә-ә?» – диде ачуы чыккан Айгизә.
«Ну, нәрсәсе аңлашылмый инде. Хәер, ул сезне авыл кызы, башы эшләми дигән иде шул...» – диде хатын.
«Туташ, сез онытылып китәсез», - дип коры гына җавап бирде Айгизә.
«Бәлки шулайдыр. Шулай да, мин сезне кисәтеп куям, Рөстәм барыбер минеке булачак! Аны үзегез җибәрсәгез яхшырак булыр. Ой, әле әйтергә оныткамын, мин Рөстәмнән бала көтәм. Аны җибәрер өчен җитәрлек дәлилме бу? Сезне бала таба алмый дигән иде миңа Рөстәм. Шулайдыр бит?» – диде Рөстәмнең сөяркәсе көлемсерәп.
Айгизәнең кулыннан телефон шуып кына төште, ул көч-хәлгә диванга барып ауды. Ул әле генә ишеткән сүзләргә ышана алмый иде. Ничек инде? Ул бит Рөстәм белән ничәне ел яши, аның күз алдында Данияр үсте, үзе үстерде бит ул аны. Данияр хәзер мәктәптә укый инде, Айгизә аны шундый ярата, нәкъ үз баласы кебек якын күрә. Шушы баланы ул җилбәзәк кызга ничек калдырырга? Рөстәм аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганда, Айгизә беркайчан да бала таба алмаячагын әйтте аңа. Монда Айгизәне гаебе дә юк, нишләтәсең, шулай булып туган инде.
«Син нәрсә инде, кадерлем, - дип кочкан иде аны ул вакытта Рөстәм. – Безнең улыбыз бар бит инде. Ул минеке булган кебек, синеке дә булсын!»
Һәм Айгизә аңа ышанды, Даниярны чын, ихлас ярату белән яратты. Ә хәзер? Хәзер нәрсә булачак соң? Хатын ике кулы белән башын тотты да хәйран вакыт шулай утырды. Аннан Рөстәмгә шалтыратырга булды.
«Әйе, тыңлыйм», - дип җавап бирде ире.
«Рөстәм, телефоннан гына әйткәнгә гафу ит инде, ләкин минем хәзер үк беләсем килә. Миңа әйберләремне җыяргамы?» - диде Айгизә.
«Аңламадым...» – диде ире.
«Миңа әле генә синең сөяркәң шалтыратты. Ул синнән бала көтүен, синең минем белән интегеп яшәвеңне әйтте. Рөстәм, дөресме бу?» – диде хатын еларга җитешеп.
Авыр тынлык урнашты.
«Айгизә, аңлыйсыңмы, - дип сөйли башлады, ниһаять, Рөстәм. – Бу җиңел генә түгел. Мин сиңа барысы өчен дә рәхмәтле, ләкин мин Эльвираны яратам», - диде.
«Мин аңладым. Ә Данияр?» – диде Айгизә бөтенләй беткән тавыш белән.
«Нәрсә Данияр? Данияр минем улым, ул минем белән калачак», – диде Рөстәм.
Рөстәм, мин болай тиз генә китә алмыйм. Эштән китеп, авылга кайтып китәр өчен миңа берничә көн кирәк», - диде Айгизә.
«Ярар, бу көннәрдә мин Эльвирада яшәп торырмын. Ә Данияр әлегә синең белән булып торсын, хушлашырсыз да», - дип коры гына әйтте дә Рөстәм, телефонны аерып куйды.
Бу берничә көндә Айгизә томан эчендә яшәгән кебек булды һәм Даниярга башка алар белән яшәмәячәге турында әйтергә һич кыюлыгы җитмәде. Бары тик иң соңгы көнне генә, баланы мәктәпкә озатканда аны кочаклап алды да әтисенең яңа хатыны булачагы турында әкрен генә пышылдады.
«Бернинди яңа хатын да теләмим, - диде чын-чынлап куркып калган малай. – Әни, мин синең белән булырга телим. Мине калдырма», - диде Данияр еларга җитешеп.
«Улым, балакаем минем! Сине ничек яратканымны белсәң икән син...» – дип сулык-сулык елады Айгизә.
Бер ай узды.
Айгизә авылда әти-әнисенең иске генә йортында яшәп ята. Ул бик ябыкты, һәрвакыт боек, чөнки улын өзелеп сагына иде. Ләкин бер көнне иртән аның йорты янына Рөстәмнең машинасы килеп туктады һәм аннан Данияр атылып чыкты да Айгизәгә каршы чапты.
«Әни! Әнием! Мин синең янга килдем һәм синең белән яшәячәкмен, әти рөхсәт итте!» – дип кызу-кызу сөйли башлады Данияр.
«Чынлапмы?» – дип елый-елый сорады Айгизә Рөстәмнән.
«Әйе, Эльвира шундый шарт куйды, аңа Данияр белән авыр. Өстәвенә, ул бала да көтә, характерына түзә торган түгел», –дип зарланып алды Рөстәм.
«Әнием, мин беркайчан да синең яннан китмәячәкмен!» – ди елмайды Данияр һәм Айгизәнең яшьләнеп беткән битеннән үпте.
«Мине өйгә чакырып тормыйсыңмы?» – дип сорады Рөстәм.
«Юк, кирәкмәс. Мин ярлы яшим, күрәсең килеп тормыйдыр», - диде Айгизә кыенсынып кына.
«Ярар алайса, сау булып торыгыз. Берәр нәрсә булса, шалтырат», - диде дә Рөстәм китеп барды.
Берничә ел узды.
Шушы вакыт эчендә Рөстәм нибары биш мәртәбә килде: Даниярга туган көненә һәм Яңа елга бүләкләр алып килде. Ә соңыннан аларга килүдән туктады, улы аны бик коры, салкын каршы ала иде. Улы гына түгел, Айгизә дә бу очрашуларга шат түгел иде.
«Беләсеңме, без Эльвира белән аерылыштык бит», - диде берсендә Рөстәм.
«Шулаймы? Ә бала?» – диде Айгизә.
«Кызыбыз туды, ләкин ул бик үк сәламәт түгел. Мин алар белән яши алмадым, киттем... Бәлки яңадан башлап карарбыз?» – дип сорады Рөстәм.
«Кит, Рөстәм. Безне борчып йөрмә. Сиңа Данияр да кирәк түгел бит. Аның белән нәрсә эшләячәксең?» – дип кырт кисте Айгизә.
Рөстәм китте, ә Айгизә җиңел сулап куйды һәм тынычланып калды, улы янына ашыкты. Данияр авыл тормышын бик яратты, мәктәптә дә яхшы укыды, дуслары да бик күп иде. Айгизә аңа этләр, песиләр асрарга да рөхсәт итте. Данияр үзенең дөньядагы иң бәхетле бала икәненә ышанып яши иде.
Бер иртәдә Айгизә аны битләреннән үбеп, чәчләрен сыйпап уятты.
«Туган көнең белән, улым! Сиңа бүген 11 яшь тула, шул уңайдан сиңа бүләгем бар!» – диде.
Айгизә улына кечкенә тартма сузды, тик Данияр башта әнисен кочаклады, үпте, бары тик соңыннан гына бүләген карады. Тартмада чын смартфон иде! Әлбәттә, әллә нинди кыйммәтлесе түгел, ләкин бу иң мөһиме түгел бит. Айгизә бу бүләк өчен бик озак акча җыйды. Данияр бик шат иде, әнисенә әллә ничә мәртәбә рәхмәт әйтте.
«Әни, бүген минем янга кунаклар киләме?» - дип елмайды малай.
«Әлбәттә, улым. Классташларыңны, дусларыңны чакырырсың. Бакчадагы юкә агачы астында өстәлгә табын корырбыз, рәхәтләнеп күңел ачарсыз», - диде Айгизә.
«Рәхмәт, әнием! Син яхшы әни! Мин сине бик яратам! – дип әнисен кысып кочаклады Данияр.
Данияр дуслары табынга җыелганны бик сабырсызланып көтте. Барысы да шаярды, көлде, Даниярны котладылар, ә Айгизә кунакларга рәхәтләнеп тәмле-тәмле әйберләр алып чыгып торды.
Кинәт өй янына ике машина килеп туктады. Алардан Рөстәм һәм таныш булмаган, чибәр генә бер хатын-кыз чыкты. Бу ханым койма янына килде дә, балаларны озак кына күзәтте, аннан Даниярны чакырды.
«Данияр, улым!» – диде ул.
Данияр сискәнеп куйды, тәне буйлап курку йөгерде, табаннарын чеметтереп авырттырды. Ул бу хатынның тавышын таныды, әмма янына барырга ашыкмады. Ә ул апа ишегалдына керергә кыймыйча аптырап капка янында басып тора. Айгизә Данияр янына килде дә, аны кулыннан җитәкләде һәм алар икәүләп кунаклар янына килде.
«Туган көнең белән, улым! Мин сиңа бүләкләр алып килдем, – диде Рөстәм. – Бу Даниярның әнисе, Люзия була. Кичә генә чит илдән кайтты, улы барлыгын исенә төшергән», - дип төрттереп алды.
«Ә нәрсә? – диде Люзия. – Данияр минем бердәнбер улым. Аны туган көне белән котларга хакым бардыр бит? Кыйммәтле, яхшы бүләкләр алып килдем», - дип сатулаша башлады Люзия дә.
«Алай икән, - дип башын селкеде Рөстәм. Ничә еллар исенә дә алып карамады, менә сиңа мә...» - диде ир.
«Уф, авызыңны яп әле, ә! Ничә ел узган, ә син һаман шул ук икән!» – диде Люзия.
«Син дә нәкъ шул!» – диде Рөстәм.
Данияр әтисе белән әнисенә карады да, соңыннан Айгизәгә күзләрен төбәде.
«Әни, әйдә өйгә керик! Миңа аларның бүләкләре дә, үзләре дә кирәкми!» – дип Айгизәне җитәкләп алды.
«Улым! Син нәрсә, мин бит синең әниең!» – дип Данияр артыннан кычкырып калды Люзия.
«Данияр!» – дип чакырды Рөстәм дә.
Ләкин инде Данияр капканы япкан иде, ул үзенең дуслары янына ашыкты. Бер мизгелдә Айгизә артына борылып карады, Рөстәм белән Люзия әле дә булса бәхәсләшә иде. Соңыннан алар машиналарына утырдылар да икесе ике якка киттеләр. Әмма Айгизә аларны жәлләмәде, чөнки Рөстәм дә, Люзия дә нәрсәне һәм кемне югалтканнарын үзләре дә аңламый иде.