Подъезд каршындагы эскәмиядә өч әби сөйләшеп утыра.
– Кичә миңа тагын электриклар килде, – дип башлады сүзен берсе. – Идарәдән, диләр, проводаларны тикшерәләр, үзләре шундый үҗәтләр... фатирга кермәкче булалар. Кертмәдем, курыктым...
– Дөрес эшләгәнсең! – диде икенчесе. – Миңа да күптән түгел икесе шакыды. Газыгызны тикшерәбез... – диләр. – Шундый ягымлы үзләре, ә күзләре уйнап тора... Тиз генә борын төбендә ишекне шапылдатып яптым!
– Әгәр чынлап та тикшерергә килгән булсалар, ә син кертмәгәнсең? – дип, беренче әби сорап куйды. – Штраф салырга да күп сорамаслар. Нишләргә шундый очракта? Кертмисең – штраф чәпиләр, кертсәң – үлемтеккә җыйган акчаларыңнан да коры калырсың...
Бу урында куркуга калган өченче әби дә әңгәмәгә кушылды.
– Миңа да бу көннәрне махсус киемдәге 2 кеше кәгазьләр күтәреп килде. Шундый таләпчәннәр, торбаларыгызны тикшерәбез, актка кул куй, диләр. «Сез безнең идарә компаниясеннәнме? – дип сорыйм. – Хәзер шунда шалтыратып алыйм әле?» – дим.
– Ә алар?
– Юк, диләр, шәһәр хезмәтеннән. Үзләренең бер аягы инде фатирда…
– Ә син?
– Җүләр булып кыланам, әйттем: «Шундый эшләр белән килгәннәрне – счетчиклар, торбалар тикшерүчеләрне – безнең участковый, кәртечкегә төшереп, ватсап аша аңа җибәрергә куша... Мөмкинме сезне төшерергә?» – дип сорыйм. Тегеләрне җил алдымыни, лифткә дә утырып тормадылар...
– Шәп иткәнсең син аларны! – дип сокландылар сердәшләре.
– Хәзер мин тикшерүчеләргә гел фотога төшәргә тәкъдим ясыйм! Әгәр риза булса, димәк, ул – чын...
– Сине моңа кем өйрәтте?
– Онык. Һәм ничек телефонга төшереп, ничек җибәрергә дә. Бик катлаулы түгел икән.
– Афәрин икәнсең!
– Соң, шулай булмый! Чыгарыгыз әле, сердәшкәйләрем, үзегезнең гаджетларыгызны, хәзер өйрәтәм! Нигә юк-бар сөйләшеп, эскәмиядә гайбәт таратып утырырга...