Кирәк булмаса да, фатир сатып алдылар: ташламалы ипотекага алмашка нәрсә көтәргә?
Еллык ставкасы 7-8 процентлы «Путин» ипотекасы 1 июльдән гамәлдән чыгарылды. Программаның бетәчәге турында сөйләшүләр күптән барды. Күчемсез милек өлкәсендә экспертлар әйтүенчә, халык булдыра алганча фатир сатып алып калган. Шулай итеп, Татарстанда торак базары ташламалы ипотека белән хушлашты.
«Хәтта ниятләре булмаган кешеләр дә фатирлар сатып алды»
– Ташламалы ипотека программасының бетәчәге турында сүзләр 1 ел гына бармады, – дип яза «Республика Татарстан» журналисты Дарья Субботина. – Ләкин аны гел озайта иделәр, ә төзүчеләр, сатып алучылар, риэлторлар һәм банкирлар җиңел сулыш алып куя иде. Һәм, менә, 1 июльдән дәүләт ярдәме белән тормышка ашырылган 8 процентлы ипотека рәсми рәвештә төгәлләнде. Ә банклар мондый кредитларга гаризаларны 21 июньнән кабул итүдән туктаган.
«Башка банклардан клиентлар агымы күп булу сәбәпле, бүлеп бирелгән лимит вакытыннан алда, ягъни 1 июльдән программа рәсми рәвештә ябылуга кадәр бетте», – дип аңлатканнар «Сбербанк»ның Татарстан бүлегендә.
– Июль аенда ташламалы ипотеканы гамәлдән чыгару нәтиҗәсендә беркем өчен дә апокалипсис булмаячак, – дип ышандыра «Бәхетле йорт» Казан күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе Анастасия Гыйззәтова. – Апрель, май һәм июнь айларында рекордлы санда килешүләр төзелде, төзүчеләр, киләчәк чорны исәпкә алып, сату планын арттырып үтәде. Берникадәр вакыт бернәрсә турында да борчылмаска була.
Шуны онытмагыз, гаилә һәм IT-ипотеканы беркем дә туктатмады: айтишниклар өчен ипотека ел ахырына кадәр, гаилә ипотекасы 2030 елга кадәр гамәлдә булачак, әмма аны 1 июльдән бераз үзгәртәчәкләр. Өстәвенә, без, шулай ук, укытучылар, оборона комплексы хезмәткәрләре өчен ташламалы ипотека программасын көтәбез. Шуңа күрә кайбер сатып алучылар китә, икенчеләре килә. Ә күчеш чорын төзүчеләр кичерер дип уйлыйм.
Соңгы айлардагы шау-шу фонында хәтта ниятләре булмаган кешеләр дә фатирлар сатып алды. Июль аенда ташламалы ипотека дәвам итсә, сатып алучы булмас иде. Чөнки мөмкинлеге булган һәр кеше фатир сатып алырга өлгерде. Акчаны җилгә очырмас өчен, нигездә, 1 бүлмәле фатирларны сатып алдылар. Мин моны шикле инвестиция дип атар идем. 1-2 елдан соң ипотека буенча процентны кире кайтарып һәм акча эшләп фатирны отышлы итеп сатып булмас иде. Әгәр ул фатир шәһәрдә кызыклы объект булса һәм озак вакытка дип алынса, әйе, бу очракта аңлап була.
Якын арада төзүчеләрдән яңа тәкъдимнәр көтәргә кирәк: нульгә якын ипотека, рассрочка, траншея ипотекасы һ.б. Сатып алучыларга «банкетның кем хисабына булуын» игътибар белән карарга кирәк: йә төзүче ипотека буенча процентлар түләүне үз өстенә ала, йә болар барысы да өлешченең җилкәсенә төшәчәк, һәм фатирның бәясе «нульле» ставка аркасында нык үсәчәк, – дип кисәтә ул.
«Шәһәр читендә салынган йортлар Казандагы фатирдан арзанрак»
ТР Росреестр идарәсе мәгълүматлары буенча, май аенда республикада яңа төзелешләрдә 2,8 мең фатир сатылган, бу – 2023 елның маена караганда 2 тапкыр күбрәк.
«Нлб-Недвижимость» компаниясе генераль директоры Андрей Савельев, июнь нәтиҗәләре буенча күрсәткеч тагын да күбрәк булачак, ә июльдә сатулар кимер, дип саный.
– Июль аенда яңа төзелешләр буенча кимү 30-40 процентка булыр дип уйлыйм. Әмма бу – куркыныч түгел. Базардагы хәлләр турында сөйләсәк, фатирлардан аермалы буларак, шәһәр читендә төзелгән йортлар популярлыгын югалтмаячак. Коттеджлар һәм җир кишәрлекләре инде 1 ел трендта. Аларда, гаилә ипотекасыннан тыш, 3 процент авыл ипотекасы эшли. Дөрес, банкларның ихтыяҗы зур булу сәбәпле, субсидияләр тиз бетә. Ләкин ихтыяҗны билгеләүче төп фактор, әлбәттә, бәя.
Шәһәр читендә салынган йортлар Казандагы фатирдан арзанрак. Салмачидагы фатирга караганда, шәһәр читеннән арзанрак йорт табарга мөмкин, мәсәлән. «Унистрой», «Ак Барс» яки «ТСИ» йортларындагы 30-35 квадрат метрлы 1 бүлмәле фатирны Казаннан 15 чакрым ераклыктагы 6 сутый җирдәге 100-120 квадрат метрлы йортка алыштырырга мөмкин, – диде белгеч.
Савельевның сүзләрен ТР буенча Росреестр идарәсендә дә расладылар: быел татарстанлылар ипотекага җир кишәрлекләрен 11 процентка күбрәк сатып алган.
Шул ук вакытта Үзәк банк 1 июльдән автокредитлар бирүгә таләпләрне кырысландырды. Кырыс шартларның асылы шунда: хәзер банклар бурычка баткан кешеләргә кредитны азрак бирергә тиеш.