Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кирәк түгел миңа апа булу, яшь булып каласы килә". Кеше үзенә беренче тапкыр "апа" яки "абый" дип әйткәнне ничек кабул итә?

Сезгә беренче тапкыр кайчан "апа" яки "абый" дип дәштеләр? Өлкәнәеп китүегезне ничек кабул иттегез? Урамдагы чит кешеләр өчен "апа" яисə "абый"га әйләнгәндә кешеләр нәрсә кичергән? Бу хакта танылган шәхесләр “Интертат”ка сөйләде.

news_top_970_100
"Кирәк түгел миңа апа булу, яшь булып каласы килә". Кеше үзенә беренче тапкыр "апа" яки "абый" дип әйткәнне ничек кабул итә?

“Минем “апа” буласым килгәнне беркем дә аңламый иде”

Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова:

– Әйе чыннан да “апа” дип дәшү ул үзеңә җаваплылык өсти. Без бит мөселман балалары. Безнең тәрбия дә башкача. Үзеңнән бер генә яшькә олы кешегә дә без апа, абый диеп үстек. Бигрәк тә безнең кебек авыл балалары. Минем үземә “апа” дип абыемның кызы әйтте. Мин бит гаиләдә бишенче һәм төпчек бала идем. Шуңа күрә мин үземнең зур үскәнемне шунда аңладым.

Миңа әле анда 11 яшь кенә иде. Дус кызларымның энекәшләре “апа” диеп эндәшкәндә минем “апа” буласым килгәнне беркем дә аңламый иде. Минем апаларым үземнән ун-унбиш яшькә өлкәннәр.

Хәзерге вакытта әни дә, әти дә юклар инде, мин үзем дәү әни. Бүгенге көндә иң якын кешем – бертуган апам исән-сау, Аллага шөкер! Бөтен серләрем сыя, сөйләшеп сүзләребез бетми! Аңа да 70 яшь тула. Әнием янына кайткан кебек кайтып йөрим. Ул да мине сагынып көтеп тора. Ул мине аңлый, баласы кебек минем өчен борчылып, кайгыртып тора. Шундый туганым булганга Ходайга рәхмәт! Озак яшә, апам!

“Үземнән ун яшькә кечерәк кешеләрнең “апа” дип әйткәннәрен яратмыйм”

Татар эстрадасы җырчысы Гүзәл Идрисова:

– Үземнән өч-унбиш яшь өлкән кешегә “апа” дип эндәшә алмыйм, кешене картайтам шикелле. Бигрәк тә ул кеше матур, яшь күренсә. Ә үземә “апа” дип лагерьдә әйдаман булып эшләгәндә, мәктәптә укытучы буларак практика үткәндә эндәштеләр, балалар отчествоны әйтә алмый иде. Шул вакытта үзең дә олыгайганыңны аңлый башлыйсың, аларга карата син зур.

Бер яктан, моңсу да, икенче яктан рәхәт тә, хөрмәтлиләр бит... Үземнең олы да буласы килми. Үземнән ун яшькә кечерәк кешеләрнең “апа” дип әйткәннәрен яратмыйм. Кирәк түгел миңа апа булу, яшь булып каласы килә.

“Никах туенда кияүнең әнисе миңа “апа” диде, күз алдына китерәсезме?”

Журналист һәм алып баручы Замирә Рәҗәпова:

– “Апа” дип миңа гомере буе сеңелем эндәшә. Мин аңа ияләшкән инде, бөтен энекәшләр, сеңелкәшләр туганнан бирле “апа-апа” диләр. Моны нормаль кабул итәм.

Күптән түгел булган бер вакыйга искә төште: кунак буларак никах туенда булдык, туганнан туган сеңлем кияүгә чыкты. Яшь аермабыз әллә ни зур түгел. Никах туенда кияүнең әнисе миңа “апа” диде, күз алдына китерәсеңме? Аның әнисе инде миннән ун яшькә зур. Менә шулай, миңа “апа” диде. “Ник сез миңа “апа” дидегез соң?” – дип сорадым. “Без зурлап, хөрмәтләп, шулай әйтәбез инде”, - диде. Минем әни дә: “Син ничек кызыма “апа” дип әйтәсең, ул бит синнән ун яшькә кечерәк. Ничек ул сиңа апа булсын?” - дип әйтте. Кодагый: “Мин бит аны каты итеп әйтмим, хөрмәтләп әйтәм. Замирә дип кенә әйтергә телем бармый”, - ди.

Миңа шул вакыта бик кызык тоелды. Ә болай хәзер “апа” дип әйтәләр, шуңа күрә мин тыныч карыйм. Чөнки татар халкында “апа-абый” дип дәшү хөрмәт билгесе. Бер яшькә, ике яшькә зур булса да “апа” диләр. Хәтта никахлашкан булса, ул синнән өлкәнрәк дип санала. Картаю ул “апа” дигәннән генә тормый.

“Ничек инде бер “апа” дигән сүз шулкадәр ачуны чыгара алды икән дип уйландым”

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова:

– “Гөлназ апа” дип миңа беренче тапкыр “Сәләт” лагеренә әйдаман булып Биләрдә эшләгәндә балалар эндәште. Миңа нибары унсигез яшь иде. Моңа нормаль карадым, хәзер дә нормаль карыйм.

Гомумән, “апа” дип әйткәч, психланган яисә ачуы чыккан кешеләрне аңламыйм. Аларда хәтта психологик проблема бар дип уйлыйм. Шундыйрак бер очракны сөйләп китә алам. Радиога эшкә килгәч, (исеме белән әйтмим) хатын-кыз алып баручылар бар иде, мин берсенә “апа” дип эндәштем. Исемен һәм “апа” дип әйттем. Ул миннән якынча ун яшькә олы иде. Миңа меҗе-меҗе килеп, үз эченнән әллә нәрсә әйтте. Тагын бер кат фәлән “апа” эндәшеп караган идем, ул берзаман кычкыра башламасынмы: “Тагын бер кат миңа “апа” дип әйтсәң...” дип бик каты ачуланды. Ничек инде бер “апа” дигән сүз шулкадәр ачуны чыгара алды икән дип уйландым.

Минемчә, моңа нормаль карарга кирәк. “Апа” дип әйтү тәрбия булуны күрсәтә. Мин үзем “апа” дип әйтү ягында түгел, чөнки безне мәктәптә укытучым Римма Салиховна болай өйрәткән иде: “Апа” авылда гына апа, алай сөйләшмиләр, исем һәм отчество белән мөрәҗәгать итәләр яисә исем һәм “Сез” дип әйтәләр”. Мәсәлән, Гөлназ, сез... һ.б. апа дип түгел. Шуңа күрә мин “апа” сүзен кешегә карата бик сирәк кулланам, авыл апаларына хөрмәт итеп, яратып эндәшә алам яисә исем белән генә әйтәм (ул кеше миннән зур булса да). Ә үземә “апа” дип эндәшкәндә нормаль.

“Абый” дип эндәшүне бездә ни өчендер “колхоз” дип кабул итәләр”

“Татарстан-Яңа гасыр” каналы алып баручысы Илдар Кыямов:

- Иң беренче “абый” дип миңа сеңлем (племянница) дәшкән иде. Ул миннән сигез яшькә генә яшьрәк. Мин “абый” дигән сүздән ятсынмыйм, мин инде аңа күнеккән. Әмма ул “возрастной” абый гына, ул шулай булырга тиеш кебек. Аннар үстек, егет булдык, өйләнештек, матур итеп яшәдек.

Телевидениедә күпмедер эшләгәч, яшьләр килә башлады. Баштагы мәлдә үзеңнең чордашлар һәм үземнән олырак остазлар бар иде, алар тирәсендә мин “Илдар” гына. Яшьләр килгәч, мин “Илдар абый” булып киттем. Илдар абый дип эндәшеп куйдылар да, бик сәер хис кичергәнемне аңладым. Чынлап та миңа “абый” дип эндәшәләр микәнни дип куйдым. Коллегам Миләүшә Сибгатуллина: “Муллалар да безгә хәзер Миләүшә апа дип эндәшә бит инде”, дип көлдерә иде. Менә шуннан олыгая башлау билгесе беленә дә инде.

“Абый” дип эндәшүне бездә ни өчендер “колхоз” дип кабул итәләр. Шәһәр тәрбиясе алган кешеләр “абый” сүзе белән дәшүне авылча була дип саный, имеш. Әмма ул һич тә алай түгел. “Абый” дип эндәшү элек-электән үк татар халкында тирән ихтирам күрсәтүне белдергән. Мәсәлән, Илдар абый диләр икән, ул Илдар Әгъләметдинович дигән мөнәсәбәтне һәм мөрәҗәгатьне күздә тота ул. Бездә абый дигән сүзнең әнә шундый тылсымлы мәгънәсе бар. Татар рухына ята торган мөрәҗәгать-эндәш сүзе ул.

Бүгенге көндә “абый” дип эндәшмәсәләр, үзеңне уңайсызрак тоя башлыйсың. Бигрәк тә эштә. “Абый” сүзе ниндидер статус, дәрәҗә билгесен аңлата кебек.

“Абый” дип эндәшүләрен ишетү сәер булды"

“Болгар радиосы”ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов:

– Беренче тапкыр “абый” дип эндәшүләрен ишетү сәер булды, чөнки үземне һич кенә дә картайтасы килми. Яшь егетләр-кызлар сиңа “абый” дип эндәшкәч, башта сагаебрак карыйсың. Ләкин тора-бара бу сүзгә ияләшәсең һәм “абый” дигән сүз ниндидер җаваплылык таләп итә кебек тоела башлый. Ничек кенә сәер булмасын, барыбызга да килә торган әйбер инде ул. Ул гадәти күренеш. Һәм, киресенчә, ул хөрмәт белән караган кебек кабул ителә.

“Абый” сүзен “әти-әни” сүзләренә караганда ешрак әйтәм”

Әлмәт татар дәүләт драма театры актеры Динар Хөснетдинов:

– “Абый” дигән сүз тормышымда иң зур рольләрнең берсе. Мин “абый” сүзен “әти-әни” сүзләренә караганда ешрак әйтәм. Чөнки бертуган абыем – әти урынына да, әни урынына да. Шуңа күрә бу сүз миңа бик кадерле. Абыйның кызлары миңа һәрвакыт “абый, абый” дип эндәшәләр.

Тәрбиябез шундый безнең: үземнән бер-ике яшь олы булса да, һәрвакыт мин “абый” дип кенә җавап бирәм. Шулай күнегелгән, “абый” дип әйтү кадерлерәк миңа. Кайвакыт, шаярып, исем белән дә дәшкән булды, әмма ул бөтенләй әллә ничек тоелды. Бу сүз минем өчен бик җылы һәм кадерле.

Кайбер кеше моңа кискен каршы чыга. Ләкин мин андыйларны аңлап бетермим. Минемчә, шулай мөрәҗәгать итү синең тәрбиялегеңне күрсәтә. Шулай ук олы кешеләргә хөрмәт белән дә “абый” диләр. Мине балачактан ук шулай тәрбияләделәр.

Бервакыт бер юбилейда булырга килде. Миңа “абый” дип түгел, “әфәнде” дип дәшегез, диде берсе. Мин ул сүзне беркайчан да кулланганым булмады. Киресенчә, ул миңа вульгар кебек тоела. Абый дигәч, кешене якын итәсең кебек. “Абый” татарларда матуррак яңгырый. Русларда башкарак мәгънәдә килә сыман, мәсәлән, дядя Сережа. “Дядя” сүзендә ниндидер салкынлык сизелә.

“Татарларда “абый” һәм “апа” дип дәшү бетеп бара”

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Эмиль Талипов:

– Беренче тапкыр “абый” дип кайчан дәшкәннәрен хәтерләмим. Ул бит татар кешеләрендә “абый”, “апа” дип дәшү тәрбияви һәм табигый күренеш. Әмма бездә алай дәшү бетеп бара. “Ханым”, “әфәнде”, “туташ” дигән матур сүзләр акрынлап сөйләмнән төшә. Хәзерге балалар да “абый”, “апа” сүзләрен сирәк куллана башлады, ул тел белеме белән бәйледер. Ата-ана тәрбиясеннән дә килә ул.

Бездә кеше бер-ике яшь олырак булса, аңа “абый һәм апа” дип әйтү кабул ителгән. Ул бер дә сине картайтмый. Олырак һәм бу тормышта синнән күбрәк тәҗрибәсе булган кешегә ул хөрмәт билгесе дә әле. Ул хәтта “син миннән акыллырак” дигәнне дә аңлата.

Бездә “әби”, “бабай”, “абый”, “апа” сүзләреннән нигә куркалардыр... Бу сүзләр күбрәк кулланылсын иде. Картайтма мине, диләр. Гомумән, республикада тәҗрибәле кешеләрне “абый” һәм “апа” дип йөртәләр. Бабай, әби, абый һәм апа булудан курыкмаска кирәк. Миңа калса, ул төрки халыкларда бик матур яңгырый, безне аерып тора. Тукай да бит: “... төннәр буе Әбкәм хикәят сөйләгән”, - дип язган. Бу очракта, әби – картайту түгел, ә олырак әни, тәҗрибәлерәк, тормышны күргән әни дигәнне аңлата. Ул иң зур мактау сүзләренең берседер.

Миңа “абый” дип дәшсәләр, авырсынып кабул итмим. Абый була белергә дә кирәк бит әле, бөтен кешегә дә “абый” дип дәшәсе килми. Элегрәк лидерларга абый дип дәшкәннәр. Бу сүзләр кешегә хөрмәт тәрбияләргә өйрәтә. Ә хәзер бит тәрбия ягы начар. Туганнарны да якынайта ул. Туганнар якын булганда, ата-ана сөенә, шуңа күрә гаиләләр нык була.

"Абый" дип дәшүләренә егылып исем китмәде"

Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша:

- Арча педагогия көллиятендә укыганда мәктәптә практика уздык. Өченче сыйныфларда рус телен укыттым. Арчаның икенче мәктәбе иде ул, педагог - Сәвия Сабировна. Шунда абый мин беләм дип, бер малай дәрестә кул күтәрде. Мин практикант укытучы булгач, шулай тиеш, дип кабул иттем. Егылып исем китмәде. Гәрчә миңа 16 яшь иде.

Ә гомумəн, абый дип хəзер дəшсəлəр, "әү, үскәнем", дим".

“Яшь барган саен “апа” диюләрен тынычрак кабул итә башладым”

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева:

– Дөресен әйткәндә “апа” дип әйтүләрен элек авыр кабул итә идем, чөнки һаман да үзеңне яшь дип саныйсың килә, һаман да күңелнең яшь булып каласы килә. Кайвакыт “апа” дип дәшүләрен ихтирам билгесе икәнен аңлыйсың. Мин дә ихтирам белән караган кешеләргә “апа” дип дәшәм. Ул һич тә олыгайту дигән сүз түгел. Яшь барган саен мин аны тынычрак кабул итәргә тырышам. Ләкин көн дә минем белән аралаша торган кешеләргә (яшьрәк булсалар да) “апа” сүзен кулланмаска әйтәм. Әлбәттә, чит кеше алай дип эндәшә алмый. Артык дорфа булыр сыман.

Телевидение алып баручысы Айгөл Нәбиуллина:

– “Апа” дигәннән, миңа һәрчак җырчы Алинә Сафиуллина шулай дәшә. Алинәнең тавышы да бит нечкә генә. Кызлар кычкырып-кычкырып көлә аннан, ник Айгөл апа дип, әйтәсең дип. Монысы, әлбәттә, шаярту гына.

“Телевизордан “ой, искиткеч!” дип карап утырган йолдызлар миңа хәзер “апа” дип әйтмә диләр”

Татар эстрадасы җырчысы Алинә Сафиуллина:

– Ике-өч яшь зуррак кешеләргә “апа” дип әйтәсең инде. Мәсәлән, авылда телевизордан яраткан артистларыңны карап утырасың бит, шулар белән хәзер мин дусларча аралаша башладым. Ул вакытта мин кечкенә булганым, ә алар инде җитешкән артистлар. Тормышның кызыклыгын кара син! Шушы телевизордан “ой, искиткеч!” дип карап утырган йолдызлар миңа хәзер “апа” дип әйтмә, диләр. Хәзер мин аларны исемнәре белән генә әйтеп йөрим.

“ТНВ” алып баручылары “безгә апа дип эндәшмә", диделәр”

“Татарстан-Яңа гасыр” каналы алып баручысы Айзилә Батырханова:

– Үзеңнән өлкәннәргә хөрмәт белән “апа” дип дәшү гаиләдән алган тәрбиядән килә. Авыл мәктәбендә укыгач, без укытучыларга исем-отчество белән эндәшми идек. Гел апа-абый. Эшкә урнашкач, мин үземнән өлкәнрәк Резедә Хәсәнова, Роза Әдиятуллиналарга (“ТНВ” алып баручылары) “апа” дип эндәштем. Алар моны кабул итмәде, һәм беренче көннән соң миңа "безгә апа дип эндәшмә", диделәр. Әлбәттә, бу үпкәләтәсе килүдән түгел, бары хөрмәт итеп әйтелгән сүзләр.

Бер юлы миннән бер яшькә кечерәк егет “ТНВ”да практика үтте. "Айзилә апа" дип рәхәтләнде генә... Ә миңа апа диюләре ошый. Үземне шәхес итеп тоя башлыйм. Ә хәзер, сеңлем тугач, “апа” сүзен еш ишетәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100