Киптерелгән помидор
Бу рецептны икетуган сеңлем Әлфия Газизова бирде. "Берәр тәмле нәрсә" яки "әллә нәрсә ашыйсы килгәндә" бик тәмле була диде.
Помидорларны юарга, кипшетергә һәм турарга. Табага тезәргә, сарымсак, тоз, италия үләннәре, әз генә ачы кызыл борыч сибәргә. Шулай ук өстенә аз гына үсемлек мае яки зәйтүн мае салырга.
Помидорлар 160 градуска кадәр кызган мичтә 3-4 сәгать кибә, мичнең ишеген аз гына ачык калдырырга.
Бу помидорларны пиццага салырга һәм ипи белән дә ашарга мөмкин.