Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кипрда ял иткәндә 11 яшьлек кызга инсульт булган

Баланы ашыгыч рәвештә Россиягә алып кайтканнар.

news_top_970_100
Кипрда ял иткәндә 11 яшьлек кызга инсульт булган
https://pixabay.com

Санкт-Петербургта яшәүче 11 яшьлек кыз туганнары белән Кипрга ял итәргә бара. Биредә балага инсульт була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Баш миендә кан әйләнеше бозылган баланы экстрен рәвештә Кипрдан Санкт-Петербургка алып кайталар, аэропортта аны ашыгыч ярдәм машинасы көтеп тора. Кызны Педиатрия университетына алып китәләр.

«Медицина оешмасында тирәнтен тикшерәчәкләр, аннары табиблар дәвалау тактикасын билгели, хирургия ысулы ихтыяҗы турында мәсьәлә хәл ителәчәк», — дип сөйләгәннәр Смольный матбугат хезмәтендә.

Шәһәр хакимияте баланы дәвалау һәм реабилитация өчен бар ярдәмне күрсәтергә әзерлек белдергән. 

Табиблар балага кисәк кенә инсульт булу сәбәпләрен ачыклый. «КП-Петербург» үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, балаларда инсульт бик сирәк була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100