Кипрда 14ләп авыл янган: «Әни, куркыныч, җил безнең якка исә, дип язды улым»
Кипрда корылык, җил һәм +45 градуслы эсселек булу сәбәпле, коточкыч янгыннар булган. 14ләп авыл янганлыгы билгеле. Соңгы мәгълүматлар буенча, янгынның мәйданы 120 кв. километрдан артып киткән. Янгын кайда, ничек башланган? Бу хакта «Интертат»ка Кипрда Сабантуйлар оештыручы татар блогеры Алсу Җиһангирова сөйләде.

Кипрда янгын котыра: янгын сүндерү хезмәтләре көчле җил аркасында янгынны сүндереп бетерә алмаган, ә термометр баганасы +45 градусны күрсәтә. Янгынның үзәге утрауның билгеле курорты – Лимасола районына туры килә. Янгын тауда урнашкан авыллар буйлап таралган, 20ләп авылның яшәүчеләре эвакуацияләнгән, йортларыннан чыгып китәргә, бакчаларын, мал-мөлкәтләрен калдырып китәргә мәҗбүр булганнар.

Фото: © Алсу Җиһангирова
Хәзерге вакытта Кипр утравында вазгыять нинди? Кешеләр өйләренә кайта алганмы һәм мал-мөлкәтенә зарар килүчеләргә хөкүмәт ярдәм итәрме? Шушы сорауларны Кипрда яшәүче татар активисты, Кипрда Сабантуйлар оештыручы, блогер Алсу Җиһангировага юлладык, чөнки Алсу ханымның гаиләсенең йорты нәкъ шул авылларның берсендә урнашкан.
«Дуслар, танышлар урамда калды»
Алсу, Кипрда җәен эссе була, диләр. Ләкин бу кадәр янгын чыкканы юк, дип хәтерлим.
Янгын бик зур территорияне яулап алды, әйе, бу кадәр булганы юк иде әле. 2023 елда бер авылның яртысы янды. Ә хәзерге янгын, белүемчә, 14ләп авылны колачлаган. Без яңа гына март аенда йорт салган идек, ул таулы җирдә урнашкан. Янгын 23 июльдә иртән тау битләрендә урнашкан Малья дигән авылдан башланган, диләр. Бездән 30 чакрым ераклыкта.
Көндез бер вертолет өстән су сиптереп, янгынны сүндереп йөрде. Зурга китәр дип уйламаганнардыр, бәлки, ә көндез +38..+40 градус эссе, аннан соң җил чыкты. Кипрда җәен үләннәр дә корып, кибеп бетә бит.
Янгын эссе һава торышы булганга күрә чыкты микән, сәбәпләре турында сөйлиләрме?
Янгынның сәбәпләре төрле. Чүп савытыннан яна башланган, пыяла астындагы үлән кызып янып киткән, дип тә әйтәләр. Ут төрткәннәр, дип тә әйтүчеләр бар. Тәмәке төпчегеннән янып киткән, дигән версия дә бар. Тәмәке төпчегеннән янып киткән, дигән версиягә ышанам, чөнки Кипр якларында тәмәке тартырга яраталар. Машинада барганда да юл читенә тәмәкеләр ташлыйлар. Шуңа күрә еш кына юл читләре янган очраклар бар.
Ирем сәяхәттә иде, мин үзем кече улым белән туган ягымда, олы улыбыз гына Кипрда өйдә калды. Ул өченче этажга менеп, тирә-якны карап тора. «Куркыныч бит әле бу, әни. Төтен ныграк чыга, төрле якка таралды, җил безнең якка таба исә», – диде. Безнең авылга кадәр булган 30 чакрым араны янгын 20 минут дигәндә колачлаган! Кешеләрнең нәрсә кичергәнен сөйләп бетерерлек түгел, коточкыч! Күпме кешеләр – дуслар, танышлар урамда калды… Этләр, песиләр, урман, бакчалар янды. Күбесе яңа гына төзегән өйләрендә яши башлаган иде, аларга зыян килде. 2 кеше һәлак булган, диделәр. Кемдер ялгыш урманга таба менеп киткән дә, кире чыга алмаган, тончыгып янып үлгән.

Фото: © Алсу Җиһангирова
«Күршеләребез булмаса, безнең йорт янып бетәр иде»
Улыгыз белән гел элемтәдә торгансыздыр?
Улыма: «Карап тор, күз-колак бул. Документларны җый, ноутбук, гитараңны ал, башка әйберне карама да, уйлама да. Иң мөһиме – үзең исән бул», – дип әйттем.
Безнең өйдән ерак түгел дусларыбызның өе урнашкан, алар – Казаннан. Дусларыбызга да: «Безнең баланы калдырмагыз», – дип әйтеп куйдым. Өч машинабыз бар, алар капка төбендә тора. Әллә күңел сизгәнме, «өч машинаның ачкычын да шушы урынга куям» дип, әйтеп калдырып киттем. Улым әле машина йөртү таныклыгын да алмаган, 1 атнадан соң алырга тиеш. Безнең машинага утырып йөргәне дә юк. Шәһәрдән дусларыбыз килеп, газ балоннарын алып, бассейнга ташлаганнар. Ә янгын безнең авылга якынлаша барды, бөтенесендә паника булды. Шулай итеп, көч-хәлгә 2 машинаны кабызып, ераграк урынга алып чыгып китә алдылар. Өченче машинаны ташландык җирдә калдырып киткәннәр, без аны янган дип уйлаган идек… Чөнки видеолардан карап тордык, шул тирәдә бөтен җир янды! Авылда калган дуслар, танышлар да видеолар җибәреп торды… Күз алдына китерәсезме, безнең машинага 10 метр кала янгын туктаган.

Фото: © Алсу Җиһангирова
Ә йортыгыз исән-саумы?
Янгын бик тиз таралды, безнең йортка кадәр килеп җиткән булган. Җилнең юнәлеше үзгәреп, башка якка күчеп киткән. Безгә бәхет елмайды, дип әйтә алам. Йортның сул ягында яшеллек – урман иде, алар да янып беткән. Ихатабызга бераз көл очкан, урыны белән газон янган. Күрше-тирә барысы да эвакуацияләнгәннәр, чыгып киткәннәр. Аннары кире кайтканнар. Төне буе тирә-якны саклап чыктылар, нәрсәдер яна башласа, янгын сүндергеч белән янгынны сүндереп тордылар. Күршеләребез булмаса, безнең йорт янып бетәр иде. Алар безнең өйне коткарды.
Өйне саклап чыктылар, чөнки су да, ут та юк, ул 1 атна тирәсе булмастыр. Өйдә ут, су булмагач, иремнең компаниясе безне 10 көнгә отельгә урнаштырачак. Шартлары яхшы, шунда яшәп торырбыз. Үзем дә 1-2 көннән Кипрга китәчәкмен.

Фото: © Алсу Җиһангирова
Шик тудыра торган кешеләр – мародерлар йөри башлады. Кайбер йортларда кешеләрнең тормаганнарын белеп, нәрсәдер алмакчы, урламакчы булалар. Рацияләр, мылтыклар алып, төне буе патрульдә – сәгатьләп йөрделәр. Авылыбыз бик зур, күп халык яши. Әмма авылыбыз таралган, районнарга бүленгән. Күбесенчә коттедж йортлары урнашкан.
«Электриклар, янгын сүндерүчеләр кизү тора»
Янгынны сүндереп бетергәннәрдер, шәт? Мондый очракта дәүләт өйләрне торгызырга ярдәм итә торгандыр?
Янгын сүндерелде, пыскып ятучы җирләр бар. Электриклар, янгын сүндерүчеләр кизү тора, баганалар утырталар, суларны карыйлар. Алла бирсә, барысы да тәртиптә булыр, дип уйлыйм. Кешеләр бер-берсенә ярдәм итә. Кем иминиятләштергән – дәүләт ярдәм итәр, әйе. Ярдәм күрсәтерләр, дип уйлыйм, кешене ярдәмсез калдырганнары юк.
Приюттагы этләрне, песиләрне алып чыктылар, өйләр буйлап тараттылар. Ветеринар ярдәм күрсәтү машинасы кизү тора, эт һәм песиләргә дә ярдәм күрсәтәләр, Аллаһка шөкер.
Безнең авыл гына түгел, бөтен шәһәр ярдәм итә. Кемгә дару, ризык, кием кирәк – барысын бирәләр. Акчалар күчерәләр. Гуманитар ярдәм бик яхшы оештырылды.
«Авыр вакытта кемнең кем икәне беленә, бу хәлне күз яшьләрем белән күзәттем»
Ярдәм итүчеләр дә табылган, моңа сөенергә кирәктер.
Шушы коточкыч, авыр ситуация ярдәм итүче һәр кешенең кешелекле икәнлеген күрсәтте. Кешеләр берләштеләр! Безнең авылда туган яклардан күченеп килгән кешеләр бик күп, татарлар дисеңме, бөтенесе берләште. Социаль челтәрдәге чатта төне буе языштылар, күземне дә йоммыйча күзәтеп бардым. Ут баганалары барысы да агачтан бит – алар да янды, аннары ут бетте, чакырдылар, ярдәм сорадылар, этләрне, песиләрне коткардылар, кемгә су, кием, респираторлар кирәк… Халык чабышты. Полиция янган авылга кертмәсә дә, кешеләр үтеп кереп, бер-берсенә булыштылар.

Фото: © Алсу Җиһангирова
Мәгълүматларга карасак, мэрия авылның янып беткәне турында әйтә. Ирем дә шушы арада Кипрга кайтып җитте, авылны карап, йөреп чыккан – авыл тулаем янып бетмәгән. Хәзер инде барысы да яхшы, Аллаһка шөкер. 1-2 ел эчендә яшеллек үсәр, Аллаһ бирсә.

Фото: © Алсу Җиһангирова
Шундый хәлләр үзенә күрә дәрес булды: яңа йорт булгач, безнең өйдә ут сүндерү җайланмалары да булмаган… Алла бирсә, насослар да алып куярбыз. Янгын сүндерүчеләр дә күпләп килде, дип әйтеп булмый, төнлә бөтенләй сулары булмаган. 14 авыл булгач, җитешә дә алмаганнардыр. Безнең тирәдә химикатлар заводы да бар, аны да сакладылар. Аңа да ут капкан булса, тагын да куркынычрак булыр иде.
Бу хәлне күз яшьләрем белән күзәттем. Авыр вакытта кемнең кем икәне беленә, барысына да рәхмәт! – дип сөйләде Алсу Җиһангирова.