Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кипмәсен өчен, пакетка тутырдылар». Сабый эчке органнары тышкы якта килеш туган

Хәзер малайга биш атна булган. Ул өйдә әтисе һәм әнисе белән яши.

news_top_970_100
«Кипмәсен өчен, пакетка тутырдылар». Сабый эчке органнары тышкы якта килеш туган
https://pixabay.com

Англиядә бер хатын эчке органнары тышкы якта урнашкан бала тудырган. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән Лента.ру хәбәр итте.

28 яшьлек Эшли Фаулер 12 атна йөкле булганда, аның баласы гастрошизис диагнозлы булачагын әйтәләр. Бу — сирәк очрый торган деффект, корсак куышлыгындагы ярык аша эчәклек һәм башка эчке органнар тышка чыгып үсә.

УЗИ ясаганда күргән сурәтләрдән хатын коточкыч шок кичерә. Ул мондый тайпылыш бар икәнен дә белмәгән булган. Эшли махсус хастаханәдә бала таба. Аңа кесарев кисеме ясыйлар. Бала тууга, аны инкубаторга алып китәләр. «Органнары кипмәсен, туңмасын яки авыру йокмасын өчен, пакетка тутырдылар», — дип сөйли ул.

Хатын баласы авырту кичергәндер дип уйламый, чөнки ул инкубаторда яткан бик бәхетле булып күренә, төрелеп беткән була. Әни кеше улын кулына ала алмый. Башта малайны йөрәге аша катетер куеп ашаталар.

Табиблар нарасыйга операция ясыйлар. Әни кеше генә хастаханәгә килә ала. Ковид аркасында, башка туганнарын бирегә кертмиләр.

Хәзер малайга биш атна булган. Ул өйдә әтисе һәм әнисе белән яши. «Ул өйдә, үзен яхшы хис итә. Без аны болай тиз өйгә кайтыр дип өметләнмәгән дә идек. Без аңа Коа дип исем куштык. Гавайча „көрәшче“ дигән сүз», — ди әни кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100