Кинога баргач, попкорнны ничек ашарга? Гүзәл Уразовадан лайфхак
Гүзәл Уразова попкорнны капюшонга салып ашый. "Бик уңайлы", - ди.
"Бик сирәк булса да, кинога баргалыйбыз. Менә бер лайфхак уйлап таптык әле. Капюшонлы киемне әйләндереп киябез дә, попкорнны шуңа салып рәхәтләнеп ашыйбыз. Читтән сәер тоелса да, бик уңайлы булды ул", -дип язган җырчы.