Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кинодагы кебек». Үлем хәлендәге ирен коткарыр өчен, хатын 32 миллион урлаган

news_top_970_100

Петербургта кассир хатын 32 миллион сум акча урлаган һәм 4 ел качып йөргән. Ул үлем хәлендә авырып яткан ирен чит илгә алып китеп дәваламакчы булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Бу – гадәти гаилә: ир, хатын, 1нче сыйныфта укучы кыз бала. Ир дә, хатын да югары белемле, хатын – автосалонда кассир, ире педагог булырга укыган. Бер мизгелдә гаилә югала – әби-бабайлары чаң суга, полиция фатирны ватып ача – өй буш була.

Тыныч кына 32 яшьлек Мариянең (бөтен исемнәр үзгәртелә) эшеннән 32 миллион сум урлавы ачыклана. Аны бөтен гаилә 4 ел эзли.

Виктор белән Мария 15 елдан артык бергә яши. Мария – кассир, Виктор һөнәре буенча эшли алмый, ул машиналар төзәтә. Алар фатир да ала, "Mercedes-Benz C240" машиналары була, диңгезгә ял итәргә йөриләр. Ләкин җинаятькә 3 ел алдан алар ялга йөрүне туктата, уңышлары турында да сөйләми башлыйлар.

Марияне эшендә яраталар, җитәкчелек тә яхшы исәптә тота.

2020 елга кадәр бар да тыныч була. Аннары алар бер ялда баланы әби-бабасы янына китерәләр, аннары килеп алалар, икенче көнне бала мәктәптә килми. Әбигә укытучылар шалтырата. Бала югалу ачыклана, аннары ир белән хатынның да югалуы билгеле була.

Шуннан соң гаиләдә акча проблемалары булуы да билгеле була. Аларның кредит бурычлары бар булып чыга. Марияне эзләүгә бирәләр. Ул халыкара эзләүдә була. Гаилә Англия очкан, дип тә фаразлыйлар. Викторның апасы шунда яши. Гаиләне 4 елдан соң Әмирлекләрдә табалар.

Шуннан соң җинаятькә этәргә сәбәп ачыклана. Викторның апасы Англиядән «КП» хәбәрчесе белән элемтәгә чыга. Бу гаиләнең тарихы данлыклы «Достучаться до небес» киносындагы сюжетка охшаган.

«Гаилә Лондонда яшәмәде, беркайчан да чит илгә бармады, аларның чит ил паспорты 2020 елга кадәр булмады, түләнмәгән кредитлары да юк (тик суд приставлары сайтында башка мәгълүмат). Гаиләгә акча кирәк иде, Виктор авырды. Аның бөтен медицина документлары бар. Аның үпкәсендә эмболия булды. Ул могҗиза белән генә исән калды, реанимациядә озак ятты, андый диагноз белән гадәттә моргта яралар», – ди Викторның туганы.

Аннары Мариянең гаиләсе дә авыру турында белүе ачыклана. «Аның йөрәге белән проблема булуын беләм. Аңа операциягә акча кирәк булгандыр. Без акча җыйдык. Үлем белән яшәү арасында иде. Күпме акча кирәген белмим, кызым әйтмәде. Маша – декабристка, ире артыннан китте. Ул аннан сорамагандыр, Мария үзе шулай хәл иткәндер», – ди Мариянең анасы.

Танышлары да Викторның авыруын белә, Мария аңа ярдәм итәргә тырышкан, дип фаразлыйлар.

Эзләгән вакытта гаилә Әмирлектә түгел, Төркиядә яшәгән. «Әмирлектә алар узып барышлый гына була, шунда тоткарлыйлар. Викторның җинаятькә катнашы юк, ул белмәгән дә. Бала алар белән. Виктор сәламәтлеге аркасында эшләми, Мария сак астында. Ләкин ул җинаять планлаштыра торган кеше түгел, чарасызлыкта бу», – ди танышлары.

Хәзер Марияне 10 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Туганнары да аны гафу итмәгән. «Тапканнан соң алар белән аралашмадым. Мин әйберләрен генә җибәрдем. Бик авыр хәл. Мин кызымны тормышымнан сызып ташладым. Алар миңа әйтми китте. Йөземә пычрак атты. Әниләренә аяк сөртеп киттеләр», – ди Мариянең анасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100