Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кино кебек - бер хатын машина капотына ябышкан ир-атны берничә километр алып барган

Хатын-кызны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүләре ихтимал.

news_top_970_100
Кино кебек - бер хатын машина капотына ябышкан ир-атны берничә километр алып барган
https://pixabay.com

Санкт-Петербургта яшел автомобиль капотында баручы ир-атны видеога төшереп алганнар. Машина белән хатын-кыз идарә итә. Шулай итеп алар шәһәр урамы буйлап берничә километр узалар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Вакыйга 23 майда кичке алтылар тирәсендә була. Красное село юлында кинодагы кебек кадрлар төшереп алалар. Ир-ат капотка ябышкан, ә машина юл буйлап «элдертә».

«Такси люкс, комфорт һәм эконом була. Красное селода тагын бер такси барлыкка килгән. Ул — Супермегаэконом! Такси Красное Селодан Яльгелевога бара», — дип шаярталар социаль челтәр кулланучылар.

Видео башында конфликт сурәтләнә. Парковкада торган машинага хатын-кыз кереп утыра. Аннары ир-ат килеп чыга. Хатын-кыз парковкадан чыгарга җыена. Ир-ат аның юлына төшә, машина артыннан йөгереп бара, аннары машинага сикереп диярлек менә. Машина йөртүче хатын да бирешми, ул урамнар буйлап баруын дәвам итә. Мондый кадрлар Квентина Тарантиноның «Доказательство смерти» фильмында сурәтләнгән.

Хәзер бу вакыйганың сәбәпләрен полиция ачыклый. машина йөртүченең таныклыгын алулары да ихтимал, диелә хәбәрдә.

РИА Новости үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйга табын корып утырганнан соң булган. «Красное селода спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, гаилә җәнҗалы була. Хатын өйдән чыгып китә һәм машина руленә утыра. Аның ире исә капотка менеп ябыша. Автомобиль Ленинград өлкәсенә чыгып китә», — диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100