
Балтач районында 25 яшьлек егет батып үлгән. Бу турыда «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итте.
Егетнең мәетен Түбән Шубан авылы янындагы Киндер күл чишмәсендә тапканнар. Ул ярдан 10 метр ераклыкта 2,5 метр тирәнлектә булган.
Әлеге урын су коену өчен җиһазландырылмаган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.