news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кинәт кенә ирем башка хатын янына китеп барды...

news_top
Кинәт кенә ирем башка хатын янына китеп барды...
Фото: Ясалма интеллект

Фәния белән Кәрим күп еллар дәвамында бер уртак эш алып бардылар. «ИП» Кәрим исеменә язылган, ә хатыны – аның иң ышанычлы ярдәмчесе булды. Алар икесе дә бөтен нәрсәне уртага салып киңәшәләр – уйларын, хыялларын, хәтта ялгышларын да бергә кичерәләр. Иде...

Әмма бер көнне Кәрим, әйтерсең лә бөтен узган елларны сызып ташлагандай, әйтми-нитми генә җыенып, башка хатын янына китеп барды...

Фәния өчен ул көн – тормышындагы иң кара көн булды. Эш юк, акча юк, киләчәк томан эчендә. 2 бүлмәле фатирны алар бервакыт 2 кечкенә фатирга алыштырганнар иде, шуның берсе хәзер Фәниягә калды. Иң якын җан иясе – аксыл йонлы песие Актүш тә Фәния белән калды...

Башта Фәния үзен югалтты. Көннәр бер-берсенә охшаган, буш һәм мәгънәсез. Эш урынына – диван, иртәнге чәй урынына – тынлык. Берничә ай буена ул үзен җыйды, елады, күңелендәге авырлыкны чыгарып атты, хәтта үткәннәрнең һәр мизгелен, һәр сүзен йөрәгеннән үткәреп яндырды.

Бер кичтә ул көзге каршына килде дә үзенә дәште:

– Фәния, җитәр. Яңабаштан башларга кирәк.

Ул аңлады: бүтән кеше кул астында эшли алмый. Күп еллар ир-ат аркасында яшәгәч, аның «өстендә» кемдер булу – мөмкин түгел. Әмма акча кирәк. Һәм Актүш тә буш савыт белән тук булмый.

Кайбер танышлары киңәш бирде:

– Интернетта эшләп була бит, фриланс дигән нәрсә бар. Үзеңнең осталыгыңны тәкъдим ит, заказлар тап, акча эшлә, – диләр.

Фәния уйланып торды. Үзендә иҗади көчне тоя алмый ул, әмма хисап, икътисад, бизнес – менә бу аның өлкәсе!

Бер төндә, ноутбук каршында утырып, ул үзенә яңа юл ачты. «Мин бизнес-планнар язам», – дип язып куйды бер сайтка. Һәм көтмәгәндә беренче клиент табылды.

Аның исеме Айназ. Ул яңа көнкүреш техникасы кибете ачарга җыена, әмма бизнес-план кирәк. Вакыт аз, акча бар, тик озакка сузасы килми.

– Сез өлгерә аласызмы? – дип язды Айназ.

– Өлгерәм. Эшлим, – дип җавап бирде Фәния.

Эшкә керешү белән ул үзен янәдән тере итеп тойды. План, хисап, базар анализы – барысы да таныш һәм аңлаешлы. Ул төннәр буе эшләде, хәтта Актүш тә хуҗабикәсе аягы янында тынычланып йоклап китә башлады.

Айназ белән алар еш языштылар. Ул ихлас кеше булып чыкты, һәр детальне аңлап сорый, киңәш итә, хәтта 1-2 тапкыр Фәниягә рәхмәт сүзләре дә язды.

– Сезнең белән эшләве җиңел, – диде ул бер көнне. – Сез эшегезне беләсез.

Фәния, елмаеп, җавап бирде:

– Мин моны белергә мәҗбүр, чөнки бүтән юл юк.

Эш уңышлы тәмамланды. Айназ канәгать калды, ә Фәния – бәхетле. Беренче тапкыр ул акча алып, аны үз кулында кысып тотты.

– Моны мин үзем таптым, – диде ул, күз яшьләре белән елмаеп.

Шуннан соң эш артты: яңа заказлар, яңа кешеләр. Ул хәзер иртән уяна һәм үзен кирәкле итеп тоя. Кичләрен Актүш белән янәшә, ноутбук экранында – яңа проектлар.

Бер кичне Айназ яңадан язды.

– Сезнең белән тагын эш бар иде, – диде ул. – Тагын бер идея бар.

– Мин әзер, – дип җавап бирде Фәния.

Вакыт үтте, эш дуслыкка әверелде. Алар еш сөйләшәләр, тормыш, үткәннәр, хаталар турында фикер алышалар. Айназ бер көнне сак кына әйтте:

– Сез – бик көчле хатын. Мин сокланам.

Фәния елмаеп җавап бирде:

– Көчле түгел, гадәттә, көчсез кешеләрнең башка юлы калмый.

Һәм шул мизгелдә ул аңлады: бәхет – иргә бәйле түгел. Ул үзеңне югалтмаска, үз кулларың белән яңа дөнья корырга сәләтле булуда.

Бизнес-план язу аның өчен хәзер эш кенә түгел. Бу – яңа тормыш проекты, үз бәхете өчен төзелгән план.

Актүш, гел гадәттәгечә, янәшәсендә утырып, тыныч кына мырылдады. Ә тышта – җил, яңгыр, салкын көз. Әмма Фәниянең күңелендә җылылык бар. Чөнки бу юлы – барысы да аның үз кулында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар