– Сәлам, Сания! Кайларда югалып йөрдең? Күптән күренмисең...
– Авырдым бит. Салкын тигән. Шуңа өйдән чыкмадым.
– Табибларга бардыңмы соң?
– Бардым. Бик күп дарулар яздылар. Барысын да өйгә алып кайткан идем, балалар: «Әни, син нишлисең? Бу даруларның ярамаганнары күп бит», – диделәр. Алай да, эчеп карадым. Килешмәде.
– Ничек килешмәде?
– Берсе эчне җибәрә. Икенчесе – киресенчә. Өченчесеннән баш авырта. Хәлне бетерә. Аннары тән кычыта башлады...
– Инде нишләдең?
– Балаларым бүтән дарулар алып кайтты. «Менә шуларны эч, аларның файдасы булыр», – дип. Дөресен әйткәндә, табиб язган даруларга болай да ышанып бетмим. Белеп бетермиләр алар кемгә нәрсә кирәген.
– Ничек белмәсеннәр инде, табиб бит алар. Шуңа укыганнар.
– Укыганнардыр да... Менә бер мисал китерәм. Элегрәк яңа медицина үзәге ачылганын ишетеп, шунда барырга булдым. Дөрес, яхшы тикшерделәр. Булган-булмаган авыруларны да таптылар. Яхшы дарулар киңәш иттеләр. Рәхмәт яугыры! Аннары аларның язулары белән үзебезнең табибка килдем. Ул озак кына карап утырды да:
– Апа, тагын берәр җиргә барсаң, аннан һәрвакыт миңа кил, яме? – ди.
Ә үзе шул арада миңа киңәш ителгән дару исемнәрен үзенә күчереп утыра. Аптыраган идем аңа. Күпмедер вакыттан күрше хатыннары белән ишегалдында сөйләшеп утырабыз. Шунда дарулар турында сүз чыкты. Безнең табиб барысына да миңа киңәш иткән даруларны бирә башлаган икән.
– Әкәмәт!
– Әйе! Күршеләргә күргәнемне сөйләп бирдем. Менә шундый хәлләр…
– Син «балалар дару алып кайтты» дигән идең. Кайсысы ярдәм итте соң?
– Ул даруларда да шул ук «побочный эффект» күп булып чыкты.
– Соң, нәрсә белән дәваландың соң? Кайсы даруларны эчеп?
– Берсен дә эчмәдем. Үлән чәйләре кулландым, сөт кайнатып эчтем. Авыруым үзеннән-үзе үтте дә китте. Ютәл дә бит шулай: дәвалансаң – 2 атнадан, дәваланмасаң, 15 көннән бетә...