Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ким Миңнуллин: «Абый гомере буе рәхмәтле булып яшәде…»

Шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, депутат Роберт Миңнуллинның кинәт кенә арабыздан китеп баруы аяз көнне яшен суккандай булды. Әйтерсең лә, әдәбиятыбыз, татар дөньясы гына зур югалту кичереп калмады, балачагыбызның иң самими хатирәләре аяк астыннан убылып китте.

news_top_970_100
Ким Миңнуллин: «Абый гомере буе рәхмәтле булып яшәде…»
Салават Камалетдинов, Роберт Миңнуллинның инстграм аккаунтыннан

Шагыйрьнең соңгы көннәре, әйтергә өлгерми калган уй-теләкләре, ниләр белән яшәве турында бертуган энесе, әдәбият белгече, ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Мөгаллимович белән сөйләшеп алдык.

 «Ул беркайчан кеше сөйләмәде»

Ким Мөгаллимович, Роберт абыйның соңгы вакытларда чыккан шигырьләрендә моңсулык сизелә иде сыман.

Шигъриятендәге моңсулык соңгы елларда гына түгел, иҗатында гомере буе бар иде. Соңгы айларда бәлки үзенең кәефе белән бәйле рәвештә ныграк сизелгәндер.

Без гомер буе бергә яшәгән туганнар. Яшь аермасы — 10 яшь ярым. Әткәй үлгәндә, миңа 11 ай булса, Роберт абыйга — 11 яшь. Миңа 5-6 яшь вакытта авылдан чыгып китте инде ул. Абый 8 классны тәмамлаганнан соң, 64нче еллар буладыр инде, Илеш районындагы Карабаш авылына китә. Безнең тирәдә башка урта мәктәпле авыл булмагандыр. Миңа нибары 5 яшь, шуңа күрә ул вакыттагы аралашу аңлы рәвештә аралашу булмаган инде.

Карабашта ике ел укый. Бер шигырендә дә: «Яшьлегемнең иң яшь чагын Башласам яңа баштан, Уйламый да башлар идем Иң башта Карабаштан», — дигән юллар бар. Аннан соң ике ел район газетасында хәбәрче булып эшли. Фотоаппарат белән җенләнә башлады. Редакциядә бер билгеле фотограф абзый бар иде, абый да аның янында йөреп шул юлга кереп киткәндер дип уйлыйм. Хәбәрче булып эшли башлавы белән фотографиягә булган мәхәббәте дә гомере буе яраткан шөгыле булды.

1968 елны Казандагы Ленин бабай укыган университетка керүе нәселебез өчен генә түгел, авыл, күрше-тирәлек өчен дә зур яңалык булды. Мин 1974 елны, 8 классны тәмамлап, Казанга килдем. Шул вакытта бер тирәдә яши, ныклап аралаша башладык. Үзем дә азмы-күпме шушы әдәби дөньяга тартыла башлагач, соңгы көнгә хәтле фикердәш тә булып, терәк булып, бер-беребезне аңлап яшәдек.

Роберт абыйның иҗат итүен күзәткәнегез булдымы? Шигырьләрне ничек яза иде?

Аның шигърилеге, халыкчанлыгы табигатьтән. Шигырьгә фәлсәфи фикерләр салып кына халыкчанлыкка ирешеп булмый. Аның халыкчанлыгы тормышны аңлавында булды.

Әле бер әйбер искә төште. Шул 70нче еллар башында халык бераз яхшырак яшәп китте дә ниндидер сервантлар, радиоприемниклар ала башлады. Кайсыдыр авылдан безгә дә сервант, пластинкалар да уйнатып була торган радиоприемник алдылар. Абый каникулга кайткан вакыт иде. Миңа ул чакта 9-10 яшь булгандыр, абыйга — 20 тирәсе. Ул Казан турында сөйли, радио тыңлыйбыз. Ишек янында тимер карават бар иде. Ул караватта түшәмгә тик карап ята шулай. Андый чакта сөйләшәсе килсә дә, бер сүз дә катмыйбыз инде. Әнкәй борчыла башлады. Кәефе юкмы икән, берәр җире авыртамы икән, берәр хәл булдымы икән, ди. Абый ял итеп, тынычланып, шигырь туган вакытлар шул булгандыр, дим хәзер. Шигырьләре шул рәвешле тугандыр, дим.

Сезнең бит әле исемнәрегез дә үзенчәлекле, аларны кушу тарихы нинди?

Безнең әнкәй шул ук Илеш районындагы Исәмәт авылында туган. Әнкәйгә 6 яшь чагында әнисе үлеп киткән. Тагын бер сеңлесе калган. Бабай — I Бөтендөнья сугышы инвалиды, 20 яше дә тулмаган килеш ниндидер медальгә лаек булып, бер аягын өздереп кайткан, таяклар белән генә йөргән. Шул хәлдә дә төшенкелеккә бирелмәгән, романтиграк булган. Икенче хатын алып, тагын ике бала туа. Үзара мөнәсәбәтләре дә бик артык әйбәт булмадымы икән, бабай Уфада больницага ятасы булып, беренче хатыныннан булган ике кызны да Уфадагы балалар йортына урнаштыра. Әнкәй сеңлесе белән шунда сугыш башланганчыга кадәр берничә ел яши. Роберт абыйның шигырендә дә «Әнкәйнең кызыл тәрбиясе…» дип җиткерелгән урыннар бар. Коммунистик идеяләргә бәйле әйберләр шул рәвешле килеп чыккандыр дип уйлыйм үземчә.

Безнең Илеш, Актаныш якларында кешеләргә исем кушу гомумән үзенчәлекле. Фәнни яктан моны ныклап өйрәнергә кирәк, дип белгечләргә дә әйткәнем бар. Безгә исем кушуга әнкәйнең балалар йортында тәрбияләнүе дә килеп кушылгандыр. Яңалыкка омтылу да булгандыр инде. Әткәй үлгәннән соң ул 5 бала белән кала, 2 ел үткәч, партиягә керә. Моны ничек итеп аңлатып була, нигә кирәк булган? Үзенә бер таяныч булуын теләгәнме? Партия утырышларына барып, колхоз тормышындагы җитешсезлекләрне турыдан әйтеп, шушындый итеп яши торган кеше иде ул.

Роберт абый беркайчан да кеше сөйләмәде, күңелдә авыр тәэсир калдыра торган әйберләр турында беркайчан сөйләшми иде. Шуңа күрә безнең бөтен сөйләшү әдәбият, тормыштагы матурлык, кемнәрнеңдер иҗаты, кемнәрнеңдер китабы чыгуы турында булды.

90нчы елларда институтта эшләгән чагым, җыр-шигърият буенча диссертация язып йөрим. Абый миңа: «Хәзер бөтен кешене җыр дөньясы белән яшәтәсең», — ди торган иде. Үзе дә гомер буе җыр белән яшәгән кеше ул.

«Көзләрдән башлап, мин аңа көн саен шалтыратканмын — календарь көннәре кебек тезелеп бара…»

Авыруга бәйле темаларны ул ачылып китеп сөйләшмәде. Телефонны да яңадан карап чыктым — көзләрдән башлап, мин аңа көн саен шалтыратканмын. Календарь көннәре кебек тезелеп бара — 35-40ар минут сөйләшенгән. Шалтыратмаган көннәрдә, димәк, мин аларга барганмын, я ул килеп чыккан.

Аның янында һәрвакыт Клара җиңги булды. Кызы Таңсылу, улы Алмаз гел килеп йөрде. Бертуганыбыз Люция белән соңгы көннәрдә гел бергә булдылар.

Безнең аралашу соңгы вакытта да иҗади рухта узды. Соңгы тапкыр телефоннан 15 мартта сөйләшкәнбез. 16 мартта инстаграмга соңгы постын куйган.

Вафатын ничек белдегез?

Март урталарында яңадан хастаханәгә ятты, ләкин без сөйләшеп, аралашып тордык. Соңгы көннәрдә өйдә иде. Көн саен кагылып йөрдем. 26 мартта кичке тугызлар тирәсендә кайтып киттем, 2.50 сәгатьтә Таңсылу шалтыратып, авыр хәбәрне җиткерде.

Вафаты алдыннан әйтеп калдырырга теләгән уй-фикерләре булдымы?

Ниндидер аерым сүзләр булмады. Соңгы арада авылда эшләнеп килгән музей мәсьәләсендә бик еш фикер алыштык.

«Остазым Шәүкәт абый кебек мирасны тәртипкә китереп барып булмый әле, дип борчылды…»

Үкенечтә калган әйберләре булмадымы?

Иҗаты кайнап торган кешенең шулай китеп баруы үзе үк зур үкенеч, күпме иҗат итә алыр иде ул.

Берничә китап әзерләнеп бетүгә таба бара иде. Әнкәйгә багышланган бер китап моннан 20 еллар элек чыккан иде. Шул китапны яңартып, өр-яңа китап итеп әзерләү белән шөгыльләнде. Эшләнеп тә бетте кебек иде, ләкин соңгы ноктасын куеп, басмага бирмәде. Нәрсәдер тоткарлый кебек сиздем, әнкәйгә бәйле фикерләре формалаша торгандыр, дидем.

Сөн елгасы берничә район аша уза: Башкортстанның Шаран, Бакалы, Илеш, Татарстанның Актаныш районнары. Сөн буенда туып үскән билгеле кешеләр шактый гына, аларның барысын да берләштергән символик образга бәйле китап әзерли иде, тагын берничә кулъязма өстендә эшли иде…

Гомумән, мирасын, архивын тәртипкә саласы килде. Остазым Шәүкәт абый кебек туплап барып булмый әле, ул барлык булган язмаларын, мирасын тәртипкә салып бара иде, дип әйтә иде. Шактый гына вакыт аралыгында минем бертуган Люция апа бу юнәлештә ярдәм итте аңа. Алар икесе бик күп эш башкарды. Мирасының шактый өлешен барлап, аерым папкаларга урнаштырып, архивын рәткә китерделәр.

Гаҗәеп бай фото фонды бар аның. 60нчы еллардан алып төшерелгән йөзләрчә фотосурәт. Совет чоры фотолары, танылган кешеләр белән төшкән фотолар, «Яшь ленинчы»дан балалар белән очрашуларга йөргән фотолар.

Әлеге фонд, гомумән, татар әдәбияты, татар мәдәниятенә бик күп яңалык та китерә, күпләгән шәхесне мәңгеләштерү юнәлешендә файдалы булачак дип уйлыйм.

Наҗар Нәҗмигә багышланган зур китап чыгарды. Китапларны үзендә сакланган бай мираска таянып эшли иде. Фәридә Кудашева да бик күп материаллар биреп калдырган аңа. Башка олы шәхесләргә бәйле материаллар да бик күп. Ул аларны болай гына саклап ятмады, үзен әлеге шәхесләр алдында бурычлы хис итеп, халкыбызга китаплар рәвешендә җиткерә килде.

Озату мәрасимендә Роберт Миңнуллинның исемен мәңгеләштерү буенча эшләячәкбез, диделәр. Фәрит Хәйруллович карантиннар узгач, искә алу кичәсе узачак диде, Башкортстанда музей ачыла, диделәр. Бу планнар турында сөйләсәгез иде.

Исемен мәңгеләштерү турында әлегә мин аерым сүз әйтә алмыйм, җитәкчелекнең шундый фикердә булуына рәхмәтлебез. Мирасын яшәтү, иҗатын саклау, әсәрләрен җәмәгатьчелеккә җиткерү һәм шушы юнәлештәге башка эшләрне башкару — безнең төп бурычыбыз.

Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев Роберт абыйны озату мәрасимендә музей ачу турында җиткерде. Дөрес, музей мәсьәләсе элегрәктән килә. Роберт абыйның аны рәсми рәвештә күтәргәне булмады. Дус-ишләре белән аралашканда гына әйтелгәне булгандыр. Хәзер инде шундый дәүләт кешеләреннән музей ачу турында сүз чыккач, мин дә әйтә алам бу хакта.

Берникадәр вакыт элек Роберт абыйның Башкортстандагы Илеш районы җитәкчелеге белән сөйләшүе булган иде. Әлеге сөйләшүдә музей турындагы идеяны ике республиканы алга таба да иҗади яктан берләштереп торырлык нигез була алуы ассызыкланган иде.

Авылыбызда башлангыч мәктәп — 80нче елларда салынган бина бар иде. Оптимизация вакытында мәктәп ябылды. Клуб искергәч, әлеге мәктәп бинасын клуб итеп файдалана башладылар. Класс буларак кулланылган мәйданнары берничек тә файдаланмый иде, анда 5-6 бүлмә. Музейны шушында урнаштыру мөмкинлеге булуын әйттеләр.

Узган ел май бәйрәмнәре тирәсендә кайттык, районнан да вәкилләр бар иде. Шушы бинаны карадык: мәйданы да җитәрлек, эшләп тә була, шушында тукталу фикеренә килдек. Казанга кайтып, атна-ун көн узуга, Роберт абый хастаханәгә эләкте. Шактый ятты, бу мәсьәлә дә сүрелде.

Август айларында әлеге эшне янә башлап җибәрү теләге белән үзем кайттым, авыл советы белән сөйләштек. Үзебезнең көч белән ремонтны башладык һәм ел ахырларына башкарып та чыктык, җиһазландырдык. Мәйданнарны ике өлештән тора торган итеп эшләдек. Төп өлешен 75-80 квадрат метрлык музей алып тора, янәшәдәге бүлмәдә авыл клубының китапханәсе булыр дип планлаштырылды. Соңгы вакытта Роберт абый белән анда алып кайтасы китапларны барлау белән шөгыльләндек.

Роберт абый музей белән бәйле булган эшнең барышы белән һәрвакыт кызыксынып торды, авылга кайтып йөрдек. Соңгы тапкыр Яңа елга чыккач кайттык. Мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев белән очрашып, барысын да карадык, барладык.

Музей бит инде Роберт абыйның үзенә генә дә багышлана торган урын түгел. Аның иҗаты, аның шәхесе, безнең әнкәй образы аша гомумән әнкәйләргә багышланган иҗат булырга тиеш анда. Хатын-кыз образына, зур шәхесләрнең әниләренә багышланган иҗат урыны булырга тиеш дип уйлады ул аны. Аның бер өлеше авылыбыз тарихына, Сөн елгасы буендагы авылларда туып үскән билгеле кешеләргә багышлана.

Музейның тулысынча кайчанрак әзерләнеп бетәчәге билгеле түгелме әле?

Әлегә әйтү кыен. Роберт абыйның музейга булган күзаллавына, уй-фикерләренә төшенеп бетәсе бар, экспозиция белән эшне тәмамлау өчен вакыт сорала.

«Роберт абый үзенең соңгы юлга китүендә дә татар әдәбиятын югары дәрәҗәгә күтәрде»

Роберт Миңнуллин татар халкының күренекле шәхесләренең берсе. Татар халкының андый шәхесләре күбрәк булсын өчен нишләргә кирәк, бу хакта аның үзенең дә фикерләре булгандыр.

Чыннан да, ул татар халкының иң күренекле шәхесләренең берсе иде. Ул үзе дә әлеге җаваплылыкны тоеп яшәде. Аның кебек шәхесне, иҗат кешесен, халык күңеленә ныклап торып урнашкан олы кешене соңгы юлга озату уйлануга этәрә.

Әле менә күптән түгел — февраль ахырындамы, март башындамы — бер сөйләшүдә өзгәләнебрәк әйтте шуны. Шагыйрьләргә төрле вазифалар, бурычлар йөкләнә, алардан тормышның төрле авыр көннәрендә, җәмгыятьтәге катлаулы чорларда, халыкка җан ризыгы таләп иткән мәгънәле сүзләр өмет ителә. Бернинди дә чыгым сорамый торган халык бит без шагыйрьләр, ди. Безне бернинди махсус уку йортларында укытмыйлар. Ниндидер олы чыгымнар тотып студияләр, аппаратуралар аласы, остаханәләр белән тәэмин итәсе юк. Каядыр чыгыш ясарга барса да, алдан ук сөйләшеп, акчасын түләп куясы юк. Ә күпме вазифа, күпме бурыч салына шушы иңнәргә, менә шундый кешеләр инде без шагыйрьләр, ди.

Роберт абый үзенең соңгы юлга китүендә дә татар әдәбиятын югары дәрәҗәгә күтәрде. Әдипләргә шушындый мөнәсәбәт булырга тиеш дигән карашны тагын бер тапкыр җәмәгатьчелек алдында да куйды дип уйлыйм. Вирусларга, башкасына карамастан, үзенең олы улын республика җитәкчелеге дә, иҗади җәмәгатьчелек тә, халык та озата алды. Әлегә кадәр Роберт абыйның иҗатын сөючеләр, аны кеше буларак, шәхес буларак хөрмәт итүчеләрдән бу кайгыны уртаклашу сүзләре ишетелеп тора.

Күп илләргә сибелеп яшәгән милләттәшләребез генә түгел, күрше халыклар, башка төрки халык вәкилләре арасында да аны юксыналар. Матбугатта, радио-телевидениедә аңа багышланган язмалар дөнья күрде, хәтта интернет битләрендә халык тарафыннан Роберт абыйга багышланып иҗат ителгән күпсанлы шигырьләр урын алды. Бу инде әлеге югалтуның масштаблары турында сөйлидер дип уйлыйм. Шуңа күрә, мондый дәрәҗәле озату әзерләгән өчен барлык җитәкчеләргә, озатуда катнашкан, ярдәм иткән барлык кешеләргә мин үз исемемнән һәм Роберт абыйның гаиләсе исеменнән зур рәхмәтемне һәм тирән ихтирамымны белдерәм.

«Ул һәрвакыт рәхмәтле булды»

Безнең Республика җитәкчелеге генә түгел, Башкортстанда булсынмы ул, Чувашстандамы, Марига барса да, башка төрки дөньядагы илләргә барганда да аңа булган игътибар гади шагыйрьгә булган яисә депутатка булган гына мөнәсәбәт түгел иде. Ул — татар халкы вәкиле, ул татар халкының бер асыл заты, аңа татар халкын югарыга күтәреп яшәгән кеше итеп карадылар. Ул үзеннән бигрәк халкын дөньяга танытты. Үзенең матур сүзен кирәк урында әйтеп бирә алучы кеше иде.

Элегрәк дәүләт делегацияләре каядыр барганда шушы дәрәҗәдәге шагыйрь, иҗат кешеләрен гел исәпкә алалар иде, чөнки читкә чыккач башка халыклар арасында үз халкыңны таныта алу да мөһим. Аның өчен бит тарихны, халкыңның үткән юлын яхшы белү кирәк. Җитәкчеләр килә, китә, алышынып тора. Ә чын шәхесләр алар һәрвакыт үз халкыныкын гына түгел, кайсы якка барсалар, шул халыкның бөеклеген, халык ишетергә теләгән уй-фикерләрне очрашуларда әйтеп бирә ала.

Әлбәттә, тиктомалдан гына формалашмый алар, кешенең үзеннән дә бик күп хезмәт сорала, яхшы тәрбия кирәк. Дәүләт тә игътибарлы, ихтирамлы булырга тиеш. Мондый кешеләрне тәрбияләүдә, үстерүдә иҗат оешмалары да катнашырга тиеш. Андыйлар күп булмый, әмма алар белән эшләргә, шәхес буларак формалашырга булышырга кирәк.

Роберт абыйны дөрес итеп файдаландылар дип уйлыйсызмы?

Күңеле белән ничек тойгандыр… Болай ул һәрвакыт рәхмәтле булды. Ниндидер үпкә булгандыр дип уйламыйм. Ул үзенә күрсәтелгән ышанычка җитди карый иде.

Бүгенге заманда яшь шагыйрьләрне тәрбияләү җәһәтеннән хөкүмәт нинди эшләр алып барырга тиеш, сезнеңчә?

Үзем белгән фән дөньясын гына алам. Безнең институт бар, Фәннәр академиясе. Чит республикага, башка халыклар янына директор буларак барлык чараларга үзем генә дә йөри алам. Ә башкаларны ничек үстерергә? Башкаларга ничек итеп халык арасына чыгу, фикерен әйтү, үсү мөмкинлеген тудырырга, фән дөньясын, яшәү мәгънәсен ничек аңлатырга? Әйтик, безгә конференциягә киләләр яисә үзебез барабыз. Бездән барасың икән, син институт, академия вәкиле буларак барасың. Тиешле бүләгең белән барырга тиешсең. Төпле, мәгънәле итеп чыгыш ясарга тиешсең. Татар вәкиле икәнлегеңне дә онытырга ярамый. Үз-үзеңне тотышың ягыннан да йөзгә кызыллык китерерлек булмаска тиешсең. Бер ел, ике ел, ун ел, алар бит шушы рәвешле формалашалар. Һәр юнәлештә формалаштырырга кирәк.

Шагыйрьләр дә шундыйрак юл белән үсә дип уйлыйм. Әлбәттә, кешенең үзеннән дә күп нәрсә тора. Иҗатының да тиешле дәрәҗәдә булуы сорала. Шул рәвешле, төрле чараларда катнаша-катнаша, әкренләп шомара башлыйлар, шәхес, халык шагыйрьләре буларак формалашалар.

Татарлар арасында шундый кешеләр бармы соң? Сез кемнәрне атар идегез?

Бар, әлбәттә. Ләкин бу мәсьәләнең икенче ягы да бар. Халык шагыйре булу — ул әле халыкчан шагыйрь булу дигән сүз түгел. Әдип халык шагыйре исемен алырга мөмкин, ә менә аның халыкчанлыгын халыкның, укучының аңа карата булган ихтирамы, мәхәббәте генә билгели ала. Моның өчен дистә еллар буена үз халкың белән бер дулкында булып яшәү, иҗат итү кирәк.

Сезнеңчә, шагыйрь Роберт Миңнуллинның халыкчанлыгына нинди факторлар сәбәпче булган?

Роберт абыйның халыкчанлыгын халыкка якын булган темаларга, халыкка якын телдә иҗат ителгән шигырьләре, халыклашып киткән күпсанлы җырлары белән бергә үзенең дә ипле, гади, кешелекле булуы хасил иткәндер дип уйлыйм. Шул ук вакытта, аның аралашу даирәсе дә йогынты ясамый калмагандыр. 

Яшьтән үк балалар матбугаты, балалар әдәбиятына килүе белән бәйле рәвештә, ул үзенчәлекле бер даирәдә яши башлый. Дистә еллар буена ул шушы юнәлештә иҗат иткән Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Хәкимҗан Халиков, Ләбибә һәм Венера апа Ихсановалар белән аралашып яшәде. Уйлап карасаң, һәрвакыт ипле, тәрбияле кешеләр белән янәшә булган. Алар барысы да бер тип. Дөньяга карашлары, үз-үзен тотышлары охшаш, һәр нәрсәне тыныч, матур итеп анализлыйлар, шигырь осталыклары, юмор катыш сөйләшүләре белән аерылып торалар. Алга таба да инде ул әдәбиятта да, сәнгать дөньясында да, иҗтимагый-сәяси өлкәдә дә, шәхси тормышында да шушындый кешеләргә тартылып, алар белән аралашудан рухи азык алып яшәде. 

 «Җитәкчелек Яңа бистәдә урыннар тәкъдим итте»

Баштарак Яңа бистә зиратына җирлиләр икән дигән мәгълүмат чыккан иде, соңыннан Тынычлык бистәсендәге зиратка җирләделәр. Ни өчен алай килеп чыкты ул?

Әйе, мондый сораулар булды. Роберт абыйны соңгы юлга озату тагын бер кат олы шәхесләрне озату, кайда җирләү, Казанда ниндидер аерым мемориаль зират мәсьәләсен яңа баштан күтәрде дип саныйм. Көн тәртибеннән төшә торган мәсьәлә түгел бу, минемчә. Республика җитәкчелеге дә бу хакта уйлана торгандыр.

Безнең очракта Яңа бистә турындагы мәгълүмат кемнеңдер ашыгыбрак хәбәр җиткерүе белән бәйле. Андый вакытта көне-сәгатендә берни дә хәл ителми. Вирус, карантин мәсьәләләре дә бергә кушылды.

Җитәкчелек тарафыннан Яңа бистә зиратында урыннар тәкъдим ителде. Кызы, улы, кияве, ритуал җитәкчесе, Мәдәният министрлыгы вәкиле белән карадык. Тынычлык бистәсе зиратындагы вариантларны да барлап чыктык. Нәтиҗәдә, Роберт абыйның иптәше Клара җиңги, кызы Таңсылу, улы белән киңәшләшеп, шушы вариантка — Тынычлык бистәсе зиратына тукталдык.

Туганнарыбыз арасыннан Татарстанга килеп урнашучылар Роберт абыйга кадәр юк иде, шуңа олы тарихы булган Яңа бистә зиратында да безнең якыннарыбыз юк. Ә менә минем хатыным чыгышы белән Яңа бистәнеке. Аның атасы, бабалары да шушы зиратта җирләнгән. Мин, нигездә, зиратның торышы белән таныш. Роберт абыйның матурлыкка, яктылыкка омтылып яшәвен искә алып, Тынычлык бистәсендәге зират мәсьәләсе белән килештем. Барып йөрергә, уйланырга, искә алырга… уңайлы урын. Шигърилек, иркенлек…

Мемориаль зират кирәк дигән идегез, анысын ничегрәк күзаллыйсыз?

Дәүләтнең, шушында яшәгән халыкның олы шәхесләренең кайда җирләнүе, җирләү урынының ничек итеп саклануы игътибар үзәгендә булырга тиеш. Танылган шәхесләргә булган мөнәсәбәттән чыгып, бу халыкның бөеклеге, бу халыкның зурлыгы күренә. Шуңа күрә бу мәсьәлә, һичшиксез, игътибар үзәгендә булырга тиеш мәсьәлә.

Тынычлык бистәсе зиратында соңгы вакытта гына да шактый күренекле шәхесләр җирләнде. Кешеләр Роберт Миңнуллин каберенә киләләрме, Рафаэль Сәхәбиевнекенәме, Айрат Хәйруллин каберенә баралармы — тиешле шартлар тудыру сорала, чөнки аларның исемнәре, иҗатлары, үзләре бу якты дөньядан киткәннән соң да, халкыбызга хезмәт итәргә сәләтле. Бу — милли йөзебезне саклауның бер юлы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100