Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Килешә, килешми» — Инстачылар Зинира Рамазанованың киенүен тикшерә

Җырчы шорты киеп төшкән видеоны күрсәтте.

news_top_970_100
«Килешә, килешми» — Инстачылар Зинира Рамазанованың киенүен тикшерә
архив

Зинира һәм Ризат Рамазановлар «Син» җырына репетиция ясаганны төшергән видео куйган. Кайбер инстачыларга Зинираның шорты кигәне ошамаган.

«Шорты килешми икән, бүтән кимә», «Сезгә күлмәк матур, шорты килешми», «Репетициядә генә кигәндер инде, халык каршына шортыдан чыкмас», - кебек комментарийлар калдырганнар.

Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары арасында Зинираның зифа буена сокланучылар күбрәк.

«Зинира, сиңа бигрәк матур кыска итәк. Ул гәүдәң, ул аякларыңның матурлыгы… Безнең Башкортстан кызлары бигрәк чибәр инде»;

«Супер, ничек кенә килешә әле… Бик тә әйбәт, җырга да туры килеп тора. Әле яшьләрне кызыксындыра торган итеп киенергә дә кирәк»;

«Зинира сәхнәдә дә, көндәлектә дә бик матур киенә»;

«Мондый зифа кешегә солы капчыгы да килешә»;

«Супер буй-сын», - дип комментарийлар язганнар.

Инстачылар иҗади гаиләгә соклануларын белдереп тә комментарийлар һәм төрле смайликлар калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100