Киленемне башка ир белән күрдем – улыма сөйләргәме, юкмы?
Укучыбыз социаль челтәргә язган хатны тәкъдим итәбез.
Минем тормышымда башка күсәк белән органдай бер хәл булды. Үземнең киленемне бөтенләй таныш булмаган бер ир-ат белән күреп алдым. Без бергә яшәмибез, әйтмичә килгәнем юк иде. Шул якларга килеп чыккач, хәлләрен белеп чыгыйм, дип килүем иде. Бер ир белән килеп туктадылар, килен чыкты. Такси белән берәр җиргә баргандыр дип, ашыга-ашыга, мин бара башладым. Шунда машина эчендәге ир аны никтер кире чакырды, килен кабат кереп утырды, мин дә туктап, карап тора башладым. Мин башка яктан килгән идем, алар анда кеше йөрми дип уйлагандыр инде. Машина эчендә озаклап сөйләшеп тордылар, көлештеләр, кочаклаштылар, үбештеләр дә кебек. Чыкканда киленемнең йөзе кояштай балкый иде.
Ана буларак, йөрәгемә пычак булып кадалды. Өйгә кергәч, берни дә әйтмәдем, билгеле. Малай бөтерелеп кенә йөри килен янында. «Мине яратып кайткансың әле бүген, күзләрең балкып тора», – дип әйткәнен ишеткәч, күзләремә яшь тулды, чыгып киттем.
Иң авыры шул – килен ярты ел элек кенә бәби алып кайтты. Оныгымны бик яратабыз. Ә хәзер күңелемдә шомлы уйлар өермәсен туктата алмыйм: «Бу бала – минем оныгым микән? Әллә...»
Мин хәзер ике юл чатында торам. Бер яктан, күргәннәремне улым белән бүлешергә кирәк кебек. Ул бу хакта белергә тиеш бит! Икенче яктан, башта килен белән сөйләшеп караргамы? Ә ничек? Аның белән ничек сөйләшергә? Ничек сүз башларга?
Әгәр бу турыда сөйләмәсәм, ялган белән яшәргәме? Әгәр әйтсәм, улымның гаиләсен җимерәмме? Үзем дә аңламыйм, кайсы юлны сайларга. Нәрсә генә эшләсәм дә, бу хәл – минем өчен зур сынау.