Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Киленем фатир өчен баласыннан баш тартты...» (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Иреннән аерылгач, Зөлфия кызы Миләүшә белән әнисе янына яшәргә кайтты. Сара апа көтелмәгән кунакларга артык сөенмәде анысы, әмма кызын һәм оныгын урамга да куып чыгара алмый. Ул вакытта оныгына 5 кенә яшь иде, бигрәк сабый бит әле. Миләүшә әти-әнисенең аерылышуын һәм әнисе белән яраткан өйләреннән күченеп китүне бик авыр кичерде.

Аерылышуны Зөлфия теләде. Ул бервакытта да ирен яратмады. Ә тормышында Илдар пәйда булгач, аны үз язмышы дип уйлады. Әмма аерылганнан соң да, Илдар Зөлфиягә бергә яшәргә тәкъдим итмәде, чөнки хатын алып кайтырга урыны юк иде. Сара апа эштә булганда, Зөлфия янына кереп йөрде. Тиздән барысы да яхшы булачак, тормыш үзгәрәчәк дип, Зөлфияне ышандырып йөрде. Барлык проблемаларын хәл итеп бетергәч, ниһаять, бергә яши башларга сүз бирде.

Ә Зөлфиянең кайнанасы Рәхимә апа улының никахын саклап калырга тырышты, хыянәтче хатынын кичерүен сорады. Рәхимә апа оныгы Миләүшәне бик яратты, ул – аның бердәнбер оныгы. Җитмәсә, улы да «бу аерылышудан соң башка өйләнмим» дип тора, шуңа күрә башка оныклары булуы да икеле.

Кайнанасы, балага якынрак булу өчен, Зөлфиягә фатир «снимать» итеп бирергә, аның өчен үзе түләп торырга теләде. Әмма Миләүшә белән Зөлфия кайнанасы һәм кайнатасына якын җирдә торырга тиеш иде.

Ул вакытта Зөлфия бала турында түгел, ә үзе турында уйлады. Менә дигән мөмкинлек бит бу! Беренчедән, ул әнисе яныннан күченеп китә алачак, ә икенчедән, ниһаять, Илдар белән бергә яши башлаячаклар. Зөлфия барыннан да бигрәк шуны тели иде.

Рәхимә апа Зөлфия белән Миләүшәгә үзләре янындагы күрше йорттан 2 бүлмәле фатир яллады. Оныгына бөтен кирәк-яракны, язу өстәле, карават алып бирде.

Озакламый, Илдар Зөлфия янына күченеп килде. Зөлфия хатын-кыз буларак аңа ошый, әмма аның кызын тәрбиялисе килмәде ирнең. Чит кеше баласына әти булырга ашыкмады да, теләмәде дә.

Берсендә Рәхимә апа, Зөлфияләргә килгәч, фатирда Илдарны күрде. Шул мизгелдә килене белән улының кабат кушылачагына тәмам өметен өзде ул.

Кайнанасы Миләүшә янына көн саен кереп йөрде, аны мәктәптән алып кайтты, ашатты, дәресләрен әзерләште. Кайнанасының болай еш килеп йөрүе Зөлфиягә дә, Илдарга да ошамады. Шуннан соң, Рәхимә апа Миләүшәне үзләренә алып китәргә тәкъдим итте.

Илдар моңа бик сөенде генә, кыз да караулы булыр һәм Зөлфия белән аларга да беркем килеп йөрмәс.

Зөлфия кызының әйберләрен җыеп бирде дә аны әбисе белән җибәрде. Вакыт узгач, болай яшәүнең бик рәхәт, уңайлы булуын аңлады хатын. Фатирларына еш кына Илдарның дуслары җыела башлады, иртәнгә кадәр күңел ачулар, кәеф-сафа корулар...

Баштагы мәлләрдә Зөлфия кызын һәр ялда үзе янына алып чыкты, соңрак аңа атнага бер мәртәбә кызы белән урамда уйнап керү дә җитә башлады. Ә бераздан бөтенләй телефоннан сөйләшүгә генә кайтып калды...

Ярты елдан соң, элекке кайнанасы Зөлфиягә фатир өчен үзләренә түләп барырга тәкъдим итте. Чөнки алар оныкларын карау-тәрбияләүне тулысынча үз өсләренә алды, ә фатир өчен Зөлфия һәм аның сөяркәсе түләп торса дөресрәк булыр, дип уйлады Рәхимә.

Ул вакытта Илдарның кәефе тәмам кырылды. Болай булса, фатирга түләгәннән соң, күңелле тормышка акча бөтенләй калмый бит. Ул Зөлфиягә кайнанасы белән сөйләшеп карарга тәкъдим итте, имеш, кызын үзе янына алып кайтырга тели...

Рәхимә апа Миләүшәгә үзләрендә рәхәтрәк һәм әйбәтрәк булуын бик яхшы аңлый. Чөнки бала тынычта яши, иртәнгә кадәр эчеп, күңел ачып яткан кунаклар да юк. Миләүшә әби-бабасы өчен шатлык та, өмет тә булды.

Рәхимә апа, Миләүшә үзләрендә калса, фатирга түләп торырга риза булуын әйтте.

Шулай 2 ел чамасы вакыт узды. Илдар белән Зөлфия вулкандагы кебек яшәде: бер аерылдылар, бер кушылдылар, бер пыр тузып талашып-сугышып алдылар, аннан тагын дуслаштылар. Берсендә Зөлфия коммуналь түләүләр өчен килгән квитанциягә игътибар итте: анда йорт хуҗасы булып кайнатасы язылган иде.

Димәк, кайнатасы һәм кайнанасы бу фатирны инде сатып алган булып чыга. Шул вакытта Илдар белән Зөлфия яңа план корды.

Зөлфия торт сатып алды да аларга кунакка керде. Миләүшә дәрес әзерли, кайнатасы гәзит укып утыра иде.

«Исәнмесез! Менә кызымны сагындым әле, сезгә кереп чыгарга булдым. Кызым, кил, әниеңне кочакла инде?!» – дип ялагайланды Зөлфия.

Миләүшә бала гына булса да, үз әнисенә кирәкмәгәнен бик яхшы аңлый иде. Аңа кызыннан башка гына, Илдар белән рәхәт. Миләүшә әбисе белән комлыкта уйнаганда, берничә тапкыр Илдар абыйсы белән әнисенең исерек килеш өйләренә кайтып барганын күрде. Нәрсә булса да, Миләүшәнең әнисе янына бөтенләй кайтасы килми.

Рәхимә апа Зөлфиянең тиккә генә килмәгәнен бик яхшы аңлады. Ул аны кухняга алып керде дә ишекне япты.

«Нәрсә килдең, дөресен әйт, Зөлфия?» – дип туры бәреп сорады.

«Әйтәм бит, кызымны сагындым... Менә аны өйгә алып китәргә телим әле», – диде Зөлфия.

«Нишләп әле көтмәгәндә-уйламаганда?» – диде кайнанасы.

«Мин әни бит...» – диде Зөлфия, күзен дә йоммыйча.

«Зөлфия, нәрсә кирәк сиңа?» – дип төпченде Рәхимә.

«Мин яшәгән фатирны миңа яздырыгыз, һәм мин сезнең тормыштан юкка чыгам. Миләүшә белән дә телефоннан гына сөйләшеп торырмын», – диде Зөлфия.

«Син бөтенләй акылыңнан шаштыңмы? Миләүшәне карап-тәрбияләп торган өчен безнең алга тезләнеп рәхмәт укырга тиеш син! Ә аңа фатир кирәк икән!» – дип кызып китте Рәхимә апа.

«Әйе, кирәк. Минем анда квартирантка булып түгел, ә хуҗабикә булып яшисем килә!» – диде Зөлфия, оятсызланып.

«Бар, чыгып ычкын моннан!» – диде кайнанасы.

«Мин китәрмен ул... Әмма иртәгә мәктәптән соң Миләүшә минем янга – өйгә кайтырга тиеш, юкса, мин сезгә полиция белән киләчәкмен, баланы урладылар, дип әйтәчәкмен! Аңлашылдымы?!» – диде Зөлфия, зәһәрен чәчеп.

Зөлфия фатирдан чыгып китте. Кухняга Рәхимәнең ире керде, нәрсә сөйләшкәннәрен сораштырды. Алар әле озак кына сөйләшеп утырды, нәрсә эшләргә, дип баш ваттылар. Алар оныкларының көне-төне «җен туе» булган ул фатирга кире әйләнеп кайтуын теләми.

7 ел аның улында кияүдә булып, көнкүреш алып барган, иренә алма кебек кыз бала, аларга онык бүләк иткән Зөлфиянең аерылганнан соң бернәрсәсез калуына һәм әнисе янына кайтып яшәргә мәҗбүр булуына үзен гаепле тойды Рәхимә.

Алар фатирны Зөлфиягә яздырды. Шуннан соң, ул алар тормышында башка күренмәде, ишетелмәде. Бары тик эчеп исергәч кенә, кайвакыт кызына шалтырата, әмма Миләүшәнең әнисе белән сөйләшер сүзе юк.

«Киленем фатир өчен үз баласыннан баш тартты бит...» – дип көрсенде Рәхимә апа, Зөлфиянең асылда нинди булуын аңлап.

Ә Илдар Зөлфияне, фатирны сатып, акчаны «бизнеска» кертергә кыстый башлады. Берәр ярты елдан ул акчалар йөзе-меңе белән артып кайтачак, дип вәгъдә итә, ә әлегә Зөлфия әнисе янында яшәп тора ала...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Донья булгач эллэ нэрсэлэр ишетэсен икэн. Шак катмалы. Ник ул квартираны килен исеменэ кучергэн очракта, ник оныкны шунда пропискага кертеп, фатирны сата алмас иде бит.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100