Түземлегем бетте дә, сезгә каенанам турында язарга утырдым. Без аның белән 15 ел бер түбә астында торабыз. Ике катлы зур йортның беренче катында – кайната белән кайнана, икенче катында – без. Бергә яшәргә ризалык биргән көнем өчен бүген дә үкенеп туя алмыйм, хәзер иремне әнисе яныннан алып чыгып китә торган түгел. Малае белән аерым мәхәббәт аларның. Ә мин алар янында үземне икенче сортлы кеше итеп хис итәм.
Дөресен әйткәндә, бу тормышта чәчең белән җир себерсәң дә, каенанага ярый торган түгел икән. Башта «бала тапмыйсың, чит илләргә күп йөрисең, бөтен вакытыңны эштә уздырасың» дип теңкәмне корыттылар. Хәзер бер-бер артлы 3 бала тапкач: «Нигә бертуктамый бала җыясың?» – дип, үзәк өзгеч сүзләр әйтә кайнанам. «Теләсәм, дүртенчесен дә табармын!» – дип җавапсыз калмадым анысы.
Мин авыл кызы булсам да, шәһәрчәрәк шартларда тәрбияләндем. Өй эчен тәртиптә тотам, ашарга пешерәм, ләкин абзарда мал карау, бакчада казынуны җенем сөйми. Кайнанам, киресенчә, урам эшен кырып-себереп эшли торган чын авыл хатыны. Ирләр белән рәттән печән өя ул, беләкләре иремнеке хәтле! Ул гел хәрәкәтләнеп тора, кыбырсый, бер минут тынычлап сөйләшеп утыра белми. Башкалар да аның командасы буенча, шундый ук тәртиптә яшәргә тиеш.
Тугызга хәтле йокласаң да, бүлмәңнән чыгуга: «Ай, озак йоклый безнең килен! Йокыны ярата инде!» – дип каршы ала. Соң ятам, шуңа соң торам. Бу төрттерүләренә ничә ел тешемне кысып түзәм инде... Аның каравы, алар артыннан гел өй җыештырам, үземне клининг оешмасы хезмәткәре итеп хис итә башладым. Кайнанам бераз шапшаграк: бөтен җирдә киемнәре аунап ята, аның табак-савыт юуларына, чынаякны ничек тезүләренә кадәр күңелемә ятмый.
Кайнанамның тагын бер эчне пошырган ягы – аның кысмырлыгы. Ул хәтта концертка үзенә 500 сумга билет сатып алырга акчасын жәлли. Барасы килсә дә, бездән өмет итә. Кайнатам белән икесе дә пенсиясенең тиененә кадәр җыялар. Утка, суга, газга ирем үз хезмәт хакыннан түли. Аларны хастаханәгә йөртә, дарулар ала. Кайнанам әллә нидә бер тапкыр ипи, тәм-том, оныкларына берәр күчтәнәч күтәреп кайтырга мөмкин. Барлык чыгымнары шул. «Курорттагы кебек яшиләр, «все включено» боларның», – дим иремә, шыпырт кына. Туган көннәргә дә бүләк бирә белмиләр, без генә алып бирергә тиеш, анысына алдан ук заказ биреп куялар. Ә үзләренең миңа 15 ел буена бер оекбаш та бүләк иткәннәре юк!
Аш бүлмәсен карап торышка бүлештек кебек, ләкин анда да күңелне тырнап торган моментлар бар. Кайнанам тәмле пешерә – сүз юк, ләкин пачкалап маен тондыра, майонезын мулдан сала, баллыны ярата. Мин корырак, симертми торганрак ризыклар яратам, дөрес туклану белән мавыгам. Ул пешергәндә, сүз әйтмичә генә ашыйм инде, кая барыйм. Аерым пешерсәң, «Минекен яратмый», – дип үпкәләр, дим.
Бу ризасызлыкны кешегә сиздергән юк, күрше-тирә: «Бигрәк матур, дус яшисез, безнең киленнәр мондый булмады», – дип сокланып кына тора. Белмиләр алар эчтә нинди бураннар уйнаганын! Бер карасаң, безнең өйдә үпкәләшергә сәбәп тә юк кебек, икенче яктан, үз өемдә үз көемә, җаным теләгәнчә яши алмыйм.
Кайнанам белән кайнатам берәр кая кунакка чыгып китсә, өйдәге рәхәтлекне белсәгееез... Шундук дусларны кунакка дәшәбез! Кайнана белән кайната безнең шау-шулы дусларыбызны өнәми, без алар янына җыелган пенсионер карчыкларны яратмыйбыз. Төп йорт булгач, ял җиткән саен, аларның башка балалары, туганнары өелешеп кайтып керә. Барысын да кунак итәсе, ашатасы-эчертәсе, мунча кертәсе, елмаеп сөйләшәсе. Ә кайчак беркемне күрәсе килмәгән, диванда бот күтәреп телевизор карап ятарга теләгән көннәр дә була бит. Мин дә көн саен эштә, ял көннәрен ял итәргә дип көтеп алам ләбаса.
Менә шулай, мондый зур өйдә яшәгәннән соң, шәһәрнең кысан фатирына да кереп утырасым килми. Кайнана йортында яшәү дә җиңел түгел. Яңа өй салам дисәң, тагын ярты гомер акча җыярга кирәк. Нишләргә миңа, әйтегезче? Үз башыннан үткәннәр киңәш бирсен иде.
Исемем редакция өчен генә.