Килен&Кайнана: «Алайса сиңа бозым ясыйм!»
Кайнана белән конфликтка кергән киленнәр үз тарихларын сөйләде.
Кайнана дигән сүзне ишетүгә башка әллә ничә стереотип килә. Имеш, кайнана яшьләргә тормыш бирми, киленне сагалып кына тора, кимсетә. Шулай да, үткен киленнәр белән сөйләшеп алырга булдым әле. Киленнең дә төрлесе бар бит, кайнананың да. Һәрберсенең үз дөреслеге. Кем хаклы, кем юк, анысын үзегез карарсыз.
«Алайса сиңа бозым ясыйм!»
Мәскәүдә яшәүче Йолдыз кайнанасын җиңүе белән мактанды.
«Ирем, кайнана, мин — өчәү ике бүлмәле фатирда яшәдек. Ирем төзүче, көне буе төзелештә, кич кайта да ава. Мин көне буе өйдә. Декретка чыктым. Үзем балалар табибы. Башта эштә булганда проблемалар булмады. Кайнана бәйләнмәде. Ашарга әзерләп, безне каршы алды. Мин декретка чыккач кына арабыз бозылды. Идәнне дә дөрес юмыйм, савыт-сабаны да майлы калдырам, ашарга да тәмсез пешерәм икән. Башта интернеттан киңәшләр укып, кайнананы тыңларга тырыштым. Киңәшләр сорадым, елмаеп сөйләштем. Ул ни әйтә, барысын да үтәргә тырыштым.
Бер айдан соң тәмам алҗыганымны аңладым. Мин йөкле, корсак белән әллә ни эш эшләп булмый. Иелеп идән юарга авыр. Ә ул бик чисталык ярата торган хатын. Бөтен җирне юганнан соң, ак тастымал белән сөртеп, карап чыга иде. Бер чүп калырга тиеш түгел. Иремнең киемнәрен дә кул белән юарга куша башлады. Кер юу машинасын махсус ватты. Мин башта дәшми йөргән идем. Аннары иремә бу хакта әйттем. «Түз инде, әни безнең өчен тырыша. Сүзләрен күңелеңә якын алма», — диде ул миңа. Бәлки дөрес әйтәдер дип, түзеп карарга булдым.
Йөкле булгач, аппетитым артты. Кайнанага бу ошамады. «Эшләмисең үзең, сыер кебек ашыйсың!» — диде. Ризыкны яшерә башлады. Ирем алып кайткан акчаны сорый башлады. Без болай да азык-төлек алабыз, коммуналь хезмәтләргә түлибез. Болар гына җитми икән аңа. «Акчагызны тота белмисез, мин җыеп барачакмын. Экономияләргә кирәк», — дип ул иремне ышандырырга тырышты. Мин каршы төштем. Балага киемнәр дә, коляска да аласы бар. Теләгәнемне алып ашый алмыйча утырасым килмәде. Ирем белән бу хакта икәүдән-икәү генә калып сөйләшергә булдым.
Әни дустына киткәч, сүз башладым: «Әйдә, күченик. Мин болай яши алмыйм. Туйганчы ашарга да юк. Корсак зур була торып, шуышып идән юып йөрим», — дидем. Ирем мине аңлады. Ләкин күченүдән баш тартты. Хезмәт хакын миңа биреп барырга ризалашты. Бу беренче җиңү иде. Хезмәт хакын кулыннан ычкындырганын аңлаган кайнана миңа каршы чыгасын белә идем. Ләкин ирем минем яклы булгач, күңелем тыныч иде. Кайнана белән мөнәсәбәтләр тагын да начарланды. Ирем эшкә китүгә ул миңа тавыш күтәрә башлады. Артымнан калмый, теләсә нәрсә әйтеп йөрде. Балам да иремнән түгел икән, фатирны да ул миңа язмаячак, тиздән мин моннан китәчәкмен.
Мин түзмәдем. «Тагын бер тапкыр тавыш күтәрсәгез, мин сезгә бозым ясыйм», — дидем. Кайнана курыкты. Аның андый әйберләргә ышанганын яхшы белә идем. Әлбәттә, иремнең анасына андый әйбер эшләмәс идем. Иремә бу хакта ул әйтмәде. Миңа артык карамаска, сөйләшмәскә тырышты. Мин пешергәнне ашаудан туктады. Озак тормыйча, без башка фатирга күчендек. Ул безгә сирәк кенә килде. Анда да ирем белән генә сөйләште. Хәзер мин бик тыныч һәм рәхәт яшим. Теләгәнемне эшли алам».
«Әни, синдә ашарга бармы, әби ашатмады…»
Альбина Ильнурова, Воронеж:
«Кайнана белән баштан ук дус булмадык. Беренче танышканда ук саубуллашканда миңа: «Улыма туры килмисең», — диде. Башта ирем гел мине яклап килде. Ләкин тамчыдан күл җыела диләр, әни гел мине яманлап торгач, ул да миңа бәйләнә башлады. Эштә вакытны күп үткәрәм, балаларны карамыйм икән. Балаларны тәрбияләү дә кайнана өстенә калды. Мин начар әни булып калдым. Ләкин эшкә чыкмасам, бу эш урынын югалтам дигән сүз иде. Балаларны җәйгә дә кайнанага кайтара торган идек. Анда саф һава, сәламәтлекләре яхшырыр дип уйладык.
Ирем бер айга командировкага китте. Мин эштә калдым. Балалар белән башта телефоннан сөйләшеп тордык. Аннары кайнана аларга телефон бирми башлады. Бу миңа бер дә ошамады. Аларга хәбәр бирмичә, кайнана өенә кайтырга булдым. Балалар ишек алдында уйнап йөриләр иде. «Әни!» — дип яныма йөгереп килделәр. «Әни, синдә ашарга бармы? Безнең тамак ач», — диделәр. Кайнананың балаларны ашатмаганына бик аптырадым. Балалардан кайчан ашаганнары хакында сорадым. Кичә төнлә ашаганнары хакында ишеткәч, миңа шок булды. 6 һәм 8 яшьлек балалар. Кайнана ураза тота. Балалар да аның белән ураза тоткан. Үсеп кенә килгән организмнар.
Шул ук көнне эштән ял алып, балаларны алып кайтып киттем. Кечкенә кызымның сәламәтлеге начарланды. Аның ашамыйча торып ашказаны бозылган. Хастаханәгә салырга туры килде. Бу хакта ирем белмәде. Кайнана белән утырып сөйләштек. Безнең тормышка кысылырга тырышса, барысын да иремә сөйлим дип янадым».
«Киңәш сорап йөдәттем»
Гөлсинә Хафизова, Омск:
«Кайнанам — бик көчле хатын-кыз. Үзенең ирен дә, ике улын да йодрыкта тота. Аның сүзеннән беркемнең дә чыкканы юк. Минем гаиләдә мондый хәл юк иде. Үзем натура буенча ирек яратучан кеше. Шуңа кайнананың киңәшләрен тыңларга теләмәгән идем. Ниндидер чит хатын-кызның миңа йогынты ясарга тырышуы ачуны китерә иде.
Әмма үз әнием, киресенчә, миңа аны киңәш сорап йөдәтергә кушты. Башта бик сәер тоелса да, мин бу киңәшне тыңларга булдым. Нәрсә генә эшләсәм дә, «Әни, ничек эшләргә, киңәш бир, синнән башка булмый», — дип янына гел килә идем. Ул башта бик теләп киңәшләр бирде. Аннары миннән кача башлады. Мин аңа төннәрен дә шалтыратып киңәш сорый башладым. Бу хәлләр аны тиз туйдырды. Ул тынычланды. Мине дә үз кулы астына алдым дип уйлады. Шуннан бирле талашкан да, әйткәләшкән дә юк».
«Киленне дә тикшерергә кирәк»
КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин әлеге проблема хакында болай дип сөйләде: «Кайнана белән килен конфликты темасы һәрвакыт булган, бүген дә бар. Киленнәргә киңәш:
— әгәр мөмкинлек булса, кайнана белән яшәүдән туктарга, башка җиргә күченергә;
— әгәр мөмкинлек булмаса, фатирда сирәк күрешергә тырышырга, минималь сөйләшү булырга тиеш;
— ир белән проблемалар хакында сөйләшергә.
Әгәр ирегез проблеманы аңламый икән, аның белән бергә психологка барырга кирәк. Шул ук вакытта, киленне дә тикшерергә. Киленнәрнең дә төрлесе бар.
Кайнанада зур психологик проблема булырга мөмкин. Бу вакытта гаилә психологына барырга киңәш итәм. Еш кына кешеләр проблеманың каян башланганын белми. Ә психологлар аларга ярдәмгә килә».