Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Килде-китте кеше түгел!» – Ильмира Нәгыймова яңа егете турында сөйләгән

news_top_970_100
«Килде-китте кеше түгел!» – Ильмира Нәгыймова яңа егете турында сөйләгән
социаль челтәрләр

Җырчы Ильмира Нәгыймованы «Шаян ТВ» телеканалындагы яңа «Килде-китте шоу» уенының кунагы итеп чакырганнар. Уен кагыйдәләре буенча Ильмира үзе һәм тормышы белән бәйле булган сорауларга дөрес итеп җавап бирергә тиеш. Ялгышкан очракта, аңа җәза сайларга туры килә: дөреслек яисә гамәл. Герой еш хаталана, шуңа күрә тамашачылары алдында серләрен чишәргә туры килә.

Беренче тапкыр ялгышкан җырчы алып баручының: «Шоу-бизнеста синең иң яратмаган артистың кем? Кем белән эшләмәс идең?» – дип соравына җавап бирә.

Ильмира: «Марат Яруллин дип әйтәсәм ярыймы? Ул үпкәләмәячәк», – дисә дә, алып баручы уен кагыйдәләре буенча бары тик дөрес җавап кына кабул ителгәнен искә төшерә. Шуннан соң Ильмирадан: «Руслан Кираметдинов», – дигән җавап ишетәбез. «Ә кем белән эшләр идең?» – дигәндә, Ильмира Гүзәл Уразова белән дуэт яздыру теләге зур булуны әйтә.

Ахырга таба җырчы янә ялгыша һәм яңа сөйгән яры турындагы сорауларга җавап бирергә мәҗбүр була.

Алып баручы: «Аны исеме «М»га башланып, «ат» ка бетмиме?»

Ильмира: «Икенче сорауга күчәбез» (көлә).

Алып баручы: «Әлеге кеше кайсы өлкәдә эшли?»

Ильмира: «Килде-китте кеше түгел».

Алып баручы: «Аның чәч-күз төсләре нинди? Синекенә охшаганмы?»

Ильмира: «Миңа капма-каршы кеше».

Алып баручы: «Ул синнән озынракмы?»

Ильмира: «Бераз гына».

Алып баручы: «Казаннанмы, Чаллыданмы?»

Ильмира: «Аннан да түгел, моннан да түгел», – дип җавап бирә. Тапшыру шушы интригалы нотада тәмамлана.

Ильмира сөйгәне хакында тапшыруның 21нче минутында сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100