
2026 елда Яңа ел бәйрәмнәрен 11 гыйнварга кадәр ял көннәре хисабына ясарга мөмкинлек бар. Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов белдерде.
Ул искәрткәнчә, 2025 елның 31 декабре ял көне дип игълан ителгән, ә рәсми бәйрәмнәр 2026 елның 1 гыйнварыннан 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Беренче эш көне җомга – 9 гыйнвар була, шуннан соң гражданнарны яңадан 2 ял көне көтә.
«Шуңа күрә Хөкүмәтнең 9 гыйнварны ял көне итү мөмкинлеге туу – аермачык, мин моны эшләү мантыйкка ярашлы һәм җитештерү календарендә алдан билгеләргә кирәк дип саныйм», – диде Нилов.
Шулай итеп, барлык ял көннәрен исәпкә алып, бәйрәмнәр 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, ә 2026 елның беренче эш көне дүшәмбе – 12 гыйнвар булачак. Дума комитеты башлыгы, хәзерге стресс һәм борчылу дәрәҗәсен исәпкә алып, кешеләргә «нормаль ял итү» мөмкинлеге кирәк, дип ассызыклады.
Депутат аңлатканча, 9 гыйнвар барыбер тулы эш көне булмаячак: «кешеләр я үз хисабына ял алачак, я эш бирүче белән ничектер килештерәчәк». 9 гыйнварны шимбә һәм якшәмбегә туры килгән 3 яки 4 гыйнвар көнен күчерү хисабына ял көне итәргә мөмкин. Бу көннәр закон буенча болай да бәйрәм булачак, әмма шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Бу ялларның икенчесен, Нилов фикеренчә, «ял вакытын оптимальләштерү өчен, мәсәлән, май бәйрәмнәрендә кулланырга мөмкин».
31 декабрь турындагы мәсьәлә
Нилов фикеренчә, әгәр 8 гыйнварны эш көне итеп билгеләсәк, 31 декабрьне ял көне итәргә мөмкин булыр иде.
«Шулай итеп, 31 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр 8 көн – гарантияләнгән ял көннәре. Шуларның берсе я икесе шимбә һәм якшәмбегә туры килгә. Хөкүмәт шушы яллар хисабына май бәйрәмнәрен озайта ала», – дип аңлатты ул.
- Хезмәт кодексы нигезендә, Россиядә эшләми торган бәйрәм көннәре булып: 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллы, 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне, 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 Май – Җиңү Көне, 12 июнь – Россия көне, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Шул ук вакытта, хөкүмәт, чираттагы елга җитештерү календаре төзегәндә, кайбер ял көннәрен ел дәвамында башка көннәргә күчерергә мөмкин.