news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Киләсе уку елында мәктәпләрдә «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дәресләре керә башлый

news_top
Киләсе уку елында мәктәпләрдә «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дәресләре керә башлый
Фото: © «Татар-информ»

Россия Мәгариф министрлыгы агымдагы, 2026 елда мәктәпләрдә «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дәресләрен этаплап кертә башлаячак. Бу хакта ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Яңа уку елында «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» фәнен этаплап кертү башланачак, бу фән буенча шулай ук дәреслекләр әзерлибез», – дип белдерде министр.

Яңа дисциплина 2026/27 уку елының икенче өлешеннән бишенче сыйныфларда, ә 2027/28 уку елыннан – алтынчы һәм җиденче сыйныфларда кертеләчәк.

Максат — укучыларда традицион рухи-әхлакый кыйммәтләргә нигезләнгән дөньяга караш формалаштыру. Балалар дәүләт, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләренең, шулай ук галимнәр һәм хәрбиләрнең, шул исәптән махсус хәрби операция геройларының тормыш юлларын һәм карашларын өйрәнәчәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар