news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Киләсе уку елына каникуллар графигы билгеле

news_top
Киләсе уку елына каникуллар графигы билгеле
Фото: © "Татар-информ"

Россия Мәгариф министрлыгы 2024-2025 уку елына каникуллар графигын тәкъдим итте. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Көзге каникул – 2024 елның 28 октябре – 2024 елның 4 ноябре (8 көн).

Кышкы каникул – 2024 елның 30 декабре – 2025 елның 12 гыйнвары (14 көн).

Язгы каникул – 2025 елның 24 марты – 2025 елның 31 марты (8 көн).

Барлыгы 30 календарь көн килеп чыга.

1 сыйныфлар өчен өстәмә каникул – 2025 елның 17 феврале – 2025 елның 24 феврале (8 көн).

Уку елын 6 көнлек уку атнасы булса – 2025 елның 24 маенда, 5 көнлек уку атнасы булса – 2025 елның 23 маенда тәмамларга планлаштырыла.

9 һәм 11 сыйныфлар өчен уку елы азагы дәүләт йомгаклау аттестациясенә карап билгеләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар