news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Киләсе төндә Казанда куе томан төшәчәк

news_top
Киләсе төндә Казанда куе томан төшәчәк
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

27 ноябрьгә каршы төндә һәм иртән Татарстанда һәм Казанда иртән куе томан төшәчәк. Юлларда күрү мөмкинлеге шактый начарлана. Бу хакта «Новости Татарстана» дзен-каналы яза.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны урамнарда йөргәндә бик игътибарлы булырга чакыра. Мондый һава шартларында ашыгу куркыныч булырга мөмкин.

Балаларга игътибарлы булырга, шулай ук олы яшьтәгеләргә һәм авыр хәрәкәт итүчеләргә ярдәм итәргә кирәк. Гадәттән тыш очракларда 112 телефоны аша коткару хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.

Томан куе булыр дип көтелә, шуңа күрә барасы урыннарыгызны алдан планлаштырырга һәм өйдән алданрак чыгарга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар