news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Киләсе ике матч нәтиҗәләре буенча Әнвәр Гатиятулинны «Ак Барс»тан җибәрүләре ихтимал

news_top
Киләсе ике матч нәтиҗәләре буенча Әнвәр Гатиятулинны «Ак Барс»тан җибәрүләре ихтимал
Фото: ak-bars.ru

«ТИ-Спорт»ка билгеле булганча, «Ак Барс» җитәкчелеге киләсе ике матч нәтиҗәләре буенча Әнвәр Гатиятулинны команда баш тренеры вазифасыннан азат итәргә мөмкин. Иртәгә казанлылар үз бозында Уфаның «Салават Юлаев» командасын кабул итә, ә 21 сентябрьдә – Омскның «Авангард»ын. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Сайт чыганаклары мәгълүматлары буенча, әгәр Алексей Кудашов Мәскәүнең «Динамо» командасы баш тренеры вазифасыннан китсә, аны «Ак Барс» баш тренеры вазифасына чакыру мөмкинлеген дә карыйлар.

Искә төшерик: «Ак Барс» Казанда уйнаган соңгы 3 матчта оттырды, ә чемпионат башыннан бирле барлыгы 5 уенда нибары 1 генә җиңү яулады. Кичә «Ак Барс» 2017 елдан бирле беренче тапкыр үз бозында (1:2) исәбе белән Түбән Каманың «Нефтехимик» командасына оттырды.

Әнвәр Гатиятулин «Ак Барс»ны 2024/2025 сезоны башыннан җитәкли. Аның җитәкчелегендә казанлылар плей-оффның икенче раундыннан ук төшеп калды, серияне (2-4) Мәскәүнең нәкъ менә Алексей Кудашов җитәкләгән «Динамо» командасына оттырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар