Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киләсе елга туристик кэшбэк булачакмы?

news_top_970_100
Киләсе елга туристик кэшбэк булачакмы?
"Татар-информ" архивы

Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитеты киләсе 2023 елда туристлык кэшбегы турында сөйләде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Әлегә Россиянең 2023 елга бюджеты проектына «Туристик кэшбэк» программасына акча салынмаган, ләкин федераль Кабмин бу инициативаны аерым карарга мөмкин. Бу турыда Туристлык буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов сөйләгән.

«Без, Россиядәге бөтен кеше кебек, 2023 елда да туристик кэшбэк программасы дәвам итүен көтәбез. Ләкин әлегә, миңа билгеле булганча, ил бюджеты проектында моңа акча каралмаган. Бу – Россия Хөкүмәтенең аерым карары белән эшләнергә мөмкин. Бу чара булыр, һәм Татарстан кешеләре аны куллана алыр, дип өметләнәбез», – дигән Иванов.

Искә төшерәбез, туристик кэшбэк программасы буенча Россиядә турлар алырга һәм сәяхәтнамә бәясенең 20 процентын хисапка кире күчерергә мөмкин иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100