Россиядә федераль һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларының, аспирантларның, ординаторларның һәм стажировка үтүче ассистентларның стипендияләре 2027 елның 1 сентябреннән 4 процентка арттырылачак. Бу хакта «РИА Новости» Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Дмитрий Морковкинга сылтама белән хәбәр итте.
«Стипендияләр 2026 елның 1 сентябреннән арттырылды, ә 2027 елның 1 сентябренә чираттагы индексация планлаштырылган. Индексация даими рәвештә үткәрелә. Аның күләме фаразланган инфляция дәрәҗәсенә туры китереп билгеләнгән. 2028–2029 елларга да бюджетта якынча 4 процент күләмендә индексация каралган», — дигән Морковкин.
Эксперт билгеләп үткәнчә, индексация федераль һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына гына түгел, аспирантларга, ординаторларга һәм стажировка үтүче ассистентларга да кагылачак.
Морковкин сүзләренчә, 2027 елда стипендия түләүләренә якынча 119,1 миллиард сум акча каралган. 2027–2029 елларга барлыгы якынча 370 миллиард сум бүлеп бирү планлаштырыла. Бу дәүләтнең студентларга ярдәм итү өлкәсендә озак вакытлы бюджет планлаштыруын күрсәтә, диелә хәбәрдә.