news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Киләсе елга «больничный» өчен минималь түләү көнгә 1 мең сумга якын булачак

news_top

Киләсе 2027 елда Россиядә «больничный» – авырган көннәр өчен түләүнең минималь күләме көненә якынча 1 мең сумга кадәр артачак. Бу хакта РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин сөйләгән. «РИА Новости» хәбәр иткәнчә, төгәл сумма кешенең кайсы айда авыруына бәйле була.

«2027 елның гыйнвар, март, май, июль, август, октябрь һәм декабрь айларында, ягъни 31 календарь көне булган айларда, авыруның бер көне өчен минималь түләү 933,39 сум тәшкил итәчәк», — дип аңлаткан ул.

28 көнлек февраль аенда көнлек түләү 1033,39 сумга җитәчәк. 30 көнлек апрель, июнь, сентябрь һәм ноябрь айларында ул 964,5 сум була.

Икътисадчы аңлатуынча, көнлек пособие күләме минималь хезмәт хакын (МРОТ) тиешле айдагы календарь көннәре санына бүлү юлы белән исәпләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар