Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты 2026 елда җәмәгать транспортында йөрү өчен максималь бәяләрне раслады. Бу турыда ведомство матбугат хезмәте хәбәр итте.
2026 елның 1 гыйнварыннан Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә 1 тапкыр бару өчен тариф 46 сум була. Озак кулланыла торган билет белән түләгәндә 1 тапкыр бару бәясе 36 сум.
Минзәлә, Нурлат, Лениногорск, Зәй, Актанышта тариф 1 тапкыр бару өчен 33 сум билгеләнгән.
Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында шәһәрара транспортта 1 км бәясе 3,68 сум күләмендә билгеләнә. Башка районнарда 2025 елгы тарифлар саклана, диелә хәбәрдә.