news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Киләсе елга 10–11нче сыйныфларда минималь дәресләр саны артачак

news_top

2027 елның 1 сентябреннән 10–11нче сыйныф укучылары өчен минималь дәресләр саны ике елга 2312 сәгатькә кадәр артачак. Хәзер бу күрсәткеч 2170 сәгать тәшкил итә. Бу Россия Мәгариф министрлыгы боерыгыннан күренә.

Элегрәк министрлык 10–11нче сыйныфлар өчен урта гомуми белем бирүнең яңа федераль дәүләт белем бирү стандартын раслады. Ул 2027 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк. Документ нигезендә, ике ел өчен дәресләрнең максималь саны 2516 сәгать тәшкил итәчәк — һәр сыйныфта атнага 37 сәгатьтән артмаска тиеш.

Яңартылган ФДБС шулай ук югары сыйныф укучыларына уку планындагы барлык фәннәрне дә база дәрәҗәсендә өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк. Хәзер мәктәп укучылары кимендә ике фәнне тирәнтен өйрәнергә тиеш.

Стандартта укуның алты профиле каралган: табигый-фәнни, агротехнологик, гуманитар, технологик, социаль-икътисади һәм универсаль, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар