news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Киләсе елдан пенсиягә чыгу тәртибе үзгәрә

news_top
Киләсе елдан пенсиягә чыгу тәртибе үзгәрә
Фото: © "Татар-информ"

2026 елдан башлап пенсиягә чыгу өчен гариза язасы булмый. Бу турыда РИА Новости сенатор Ольга Епифановага сылтама белән хәбәр итте.

«2026 елдан Социаль фонд картлык буенча пенсияне гаризасыз гына билгели алачак. Хәзер инвалидлык буенча, иминият һәм туендыручысын югалтканнарга социаль пенсияләрне, атасы да, анасы да билгеле булмаган балаларга социаль пенсияләрне гаризасыз тәртиптә билгелиләр», – ди Епифанова.

Аның сүзләренчә, иминият пенсиясен билгеләү карарын Социаль фонд «пенсия яше җитәргә 1 ай алдан кабул итәчәк». Булачак пенсионерга «аның хисап счеты, булачак пенсия күләме, арттыра торган коэффициентлар алу өчен пенсия түләүләрен кичектереп тору мөмкинлеге турында» хат җибәрәчәкләр.

Түләүләрне кичектереп тору өчен Социаль фондка гариза язасы була, ди сәясәтче.

2026 елда 59 яшьлек хатын-кызлар һәм 64 яшьлек ир-атлар, 15 ел стажы һәм 30 индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) булса, пенсиягә чыгу хокукын ала, ди сенатор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар