news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Киләсе елдан мәҗбүри мәктәп фәннәре исемлеге билгеле

news_top
Киләсе елдан мәҗбүри мәктәп фәннәре исемлеге билгеле
Фото: «Татар-информ»

Россия Мәгариф министрлыгы гомуми белем алу өчен мәҗбүри мәктәп предметлары исемлеген раслады. Бу хакта ведомство документына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

2026/2027 елга уку планына «Рус теле», «Әдәбият», «Чит тел», «Тарих», «Җәмгыять белеме», «География», «Математика», «Информатика», «Физика», «Биология», «Химия», «Рәсем», «Музыка», «Хезмәт (технология)», «Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» һәм «Физик культура» керәчәк.

«Туган тел», «Туган әдәбият», «Икенче чит тел» ата-ана гаризасы буенча укытылачак.

Аерым билгеләп үтелгәнчә, «Математика» үз эченә «Алгебра», «Геометрия», «Ихтималлык һәм статистика» предметларын алачак, ә «Тарих» исә «Россия тарихы», «Гомуми тарих» һәм «Безнең төбәк тарихы»н берләштерәчәк.

Шулай ук мәҗбүри дисциплиналар исәбенә яңа фән – «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» өстәлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар