news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Киләсе елдан БАДлар сатуны тыярга мөмкиннәр

news_top

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) биологик актив өстәмәләр сатуны тыю турындагы проект документын урнаштырган. Бу хакта «Коммерсантъ» газетасы хәбәр итте, дип яза «Рен-ТВ».

Проект нигезендә, БАДлар сатуны тыю өчен 5 төп нигез барлыкка киләчәк. Бу – дәүләт теркәве булмау, тыелган матдәләр табылу, җитештерүче турында тулы булмаган мәгълүмат күрсәтелү, туклану продуктлары буларак сатылу һәм составлары кабул ителгән нормативлардан тайпылу.

«Тәкъдим ителгән критерийларның кирәклеге турында һөнәри бергәлек вәкилләре күптән сөйли», – дип белдергән клиникалар челтәре хуҗасы Зарема Омарова.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова кагыйдәләрне 2026 елның 1 мартыннан кертү тәкъдиме белән чыгыш ясаган. Эксперт сүзләренчә, әлеге чара биологик актив өстәмәләр базарын сыйфатсыз продукциядән чистартырга мөмкинлек бирәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар