
Киләсе 2026 елда Татарстанда яшәү минимумын арттырырга телиләр. Хәзерге 15 073 сумнан 16 098 сумга кадәр җитәчәк, ягъни 1025 сумга арта.
ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карар проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза, дип яза «Татар-информ».
Үз чиратында, хезмәткә сәләтле халык өчен яшәү минимумы күләме 16 430 сумнан 17 547 сумга кадәр артачак (үсеш - 1117 сум).
Шул ук вакытта, пенсионерлар өчен яшәү минимумы - 12 963 сумнан 13 844 сумга (881 сумга), ә балалар өчен 14 621 сумнан 15 615 сумга (994 сумга) кадәр артачак.