Киләсе атнада Татарстан халкы өч көн рәттән ял итәчәк. Бу Ураза гаетен бәйрәм итүгә бәйле – быел ул җомгага туры килә, дип яза «Татар-информ».
Республиканың җитештерү календаре буенча, Татарстан халкы өч көн рәттән – 20-22 мартта ял итә.
Пәнҗешәмбе, 19 март, бәйрәм алды көне була. Бу көнне эш көне рәсми рәвештә бер сәгатькә кыскара.