Казанда 13–16 апрельдә татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиада узачак. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда Россиянең 30 субъектыннан һәм 5 чит илдән 500 кеше катнашачак.
Быелгы интеллектуаль бәйге татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган.
Олимпиадада республика һәм төбәкара этапларның җиңүчеләре һәм призерлары, шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча интернет-тестлар һәм әңгәмәләр узган катнашучылар көч сынашачак. Финалистлар жюрига Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил иҗатына багышланган проектлар тәкъдим итәчәк.
Тантаналы ачылу чарасы 13 апрельдә 18:00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була. Төп конкурс сынаулары «Байтик» балаларны савыктыру-белем бирү комплексы базасында үткәреләчәк.
Олимпиада 16 апрельдә «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узачак Туган тел форумы белән тәмамланачак.