ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы Һиҗри буенча 1445-1446 елларга яки Милади буенча 2024 елга мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр календарен раслады. Бу турыда Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.
2024 елда изге Рамазан ае 11 мартта башланачак. 2024 елның 10 апреле – Ураза бәйрәме. Корбан гаете 16 июньдә билгеләп үтеләчәк.
Һиҗри календарь 12 айдан тора һәм Мөхәррәм аеннан башлана. Мөселман календаре айларының башын һәм ахырын билгеләгәндә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы җирле географик үзенчәлекләргә һәм астрономик мәгълүматларга нигезләнә, диелә хәбәрдә.