news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Киләләр, кызыксыналар»: Татарстанда күп балалы гаиләләр җир урынына акча ала

news_top
«Киләләр, кызыксыналар»: Татарстанда күп балалы гаиләләр җир урынына акча ала
Ноябрь башында Казанда һәм Чаллыда яшәүче күп балалы гаиләләргә яңа төр ярдәм чарасы кертелде – җир кишәрлеге көтү урынына акчалата компенсация алып була.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ноябрь башында Казанда һәм Чаллыда яшәүче күп балалы гаиләләргә яңа төр ярдәм чарасы кертелде – җир кишәрлеге бүленгәнен көтү урынына акчалата компенсация алып була. Ике атна ярым эчендә Чаллыда шундый 15 гариза тапшырганнар инде. Акчалата түләү көтүче кешеләр белән «Татар-информ» хәбәрчесе аралашты.

«Акчалата алу яхшырак»

Чаллыда яшәүче Юлия Шәйхразиева – 3 бала әнисе, ә ире Рөстәм – махсус операция катнашучысы, ул узган елда һәлак булган. Гаилә бушлай җир кишәрлеге алу өчен чиратка 2016 елда ук баскан булган.

«Имеш-мимешләр күп. Мин инде 5 ел чиратның ничек баруын карамадым. Анары ачып карадым – без 655 нче урында идек. Безне августта чакырган булганнар икән. Мэриягә бардым, нинди җирләр алып булганын карадым. Мөслим, Минзәлә һәм Сарман районнарында тәкъдим иттеләр, ә без Тукай районында булуын теләгән идек. Мөслим районында йортым һәм 46 сутый җирем бар инде. Үзегез уйлап карагыз: миңа ул районда җир нәрсәгә кирәк?» – дип сөйләде Юлия Рифгатовна.

Ул Чаллыга Мөслим районыннан күченеп килгән. Махсус хәрби операция башлангач, ире мобилизацияләнә, соңрак кайгы килә. Закон тарафыннан билгеләнгән түләүләр ярдәмендә Юлия 2 фатир алган. Киләчәктә аларның берсендә олы кызы Лия яшәячәк. Хәзер Юлия җир кишәрлеге урынына алып булачак түләүгә гариза тапшырган.

«Акчалата алу яхшырак булыр дип уйладым. Зур сумма түгел, тик мин машинамны яңартырга җыенам, димәк, акчаны яңа машина алуга өстәячәкмен», – дип, планнары белән бүлеште Юлия.

Чаллыда һәм Казанда яшәүче күп балалы гаиләләргә җир урынына акча алу мөмкинлеге бирә торган бу яңалыкны Юлия уңай бәяли.

«Әлбәттә, бу – бик яхшы. Башка төбәкләрдә бу ярдәм чарасы күптән гамәлдә инде. Без гариза тапшырганда, ул Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә бар иде», – дип сөйли Юлия.

Аның әйтүенчә, Татарстанда җиргә чират торучы гаиләләр күп. Буш җирләр аз, ә аларны алырга теләүчеләр киресенчә, күп, шуңа күрә акчалата түләү – яхшы альтернатива.

Акчаларны фатирны ремонтлауга тотачакбыз

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Акчаларны фатирны ремонтлауга тотачакбыз»

Чаллыда яшәүче икенче күп балалы әни Светлана Гәрәева шулай ук 3 бала үстерә. Аның ире сәүдә өлкәсендә эшли, ә хатын-кыз үзе – хуҗабикә.

«Түләү турында почтага килгән хаттан белдек. Анда безгә килергә һәм җир сайларга кушылган. Хатта шулай ук акчалата компенсация алу мөмкинлеге дә күрсәтелгән иде», – дип сөйли Светлана Валерьевна.

Гаилә җир алырга 2022 елдан чиратта торган. Гәрәевләр дә җирне Чаллы тирәсендә алырга теләгән.

«Хатта QR-код күрсәтелгән иде. Сайтны ачып, тәкъдим ителгән җир кишәрлекләрен карадык. Әмма барысы да ерак, Чаллыдан 1,5 сәгатьлек юл. Бу безгә кызыклы булмады, шуңа күрә акчалата компенсация алырга булдык», – диде ул.

Түләү алу турында карарны Светлана һәм ире бертавыштан кабул итә. Алар кирәкле документларны җыя һәм гариза тапшырырга мэриягә бара.

«Күптән түгел гариза тапшырдык, ул берничә көндә карала. Соңыннан карар кабул ителә», – диде Светлана Гәрәева.

Ир белән хатын бу акчаны нәрсәгә тотасын хәл иткән инде. «Акчаларны фатир ремонтлауга тотачакбыз һәм балаларга компьютер алабыз», – диде Светлана Валерьевна.

Ленар Гыйззәтуллин: «20 ноябрьгә күп балалы гаиләләрдән 15 гариза килде».

Фото: © nabchelny.ru

Чаллыда яшәүче күп балалы 15 гаилә гариза тапшырган

Татарстанда күп балалы гаиләләргә мөмкинлекләрне арттыра торган законны октябрь башында кабул иттеләр. Аның нигезендә, Казанда һәм Чаллыда яшәүче күп балалы гаиләләргә сайлау мөмкинлеге бирелә – дәүләттән җир кишәрлеге яки акчалата компенсация алып була. Түләү алу өчен 2 ноябрьдән гариза тапшырырга мөмкин.

«Җир кишәрлекләре урынына акча алу тәртибе рәсми рәвештә 2 ноябрьдә үз көченә керде. Гаризалар беренче көннән үк килә башлады дияргә була. 20 ноябрьгә күп балалы 15 гаилә гариза тапшырды. Бер үзенчәлеге бар: счетлар гаиләнең һәр әгъзасына, шул исәптән балигъ булмаганнарга да ачык булырга тиеш. Без бу төр дәүләт ярдәменә ихтыяҗ булуын күрәбез, кешеләр килә, шалтырата, акча алу үзенчәлекләре белән кызыксына», – дип сөйләде «Татар-информ»га Чаллы башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе җитәкчесе Ленар Гыйззәтуллин.

Акчалата түләү Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан 200 мең сум күләмендә расланган. Аны Казанда яисә Чаллыда даими яшәүче, 3 һәм аннан күбрәк баласы булган һәм җир кишәрлеге алу өчен рәсми исемлекләргә кертелгән гаиләләр алырга мөмкин.

Акча алу өчен, ата-аналарның берсе яки вәкаләтле вәкил җирле үзидарә органына гариза язарга тиеш. Документта җир кишәрлеген акчага алмаштыруга гаилә әгъзаларының барсының да ризалыгын, шулай ук акча күчерү өчен банк счетлары реквизитларын күрсәтергә кирәк.

Гариза теркәлгәч, муниципаль хакимиятләр документларны тикшерә һәм 7 эш көне эчендә карар кабул итә – яки гаризаны реестрга кертәләр яки, сәбәпләрен күрсәтеп, баш тарталар. Соңыннан документлар пакеты Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына җибәрелә, шулай ук анда да мәгълүматны тикшерәләр, һәм 1 атна эчендә ахыргы карар кабул ителә.

Гаризаны хуплаганнан соң, акчаларны 7 эш көне эчендә күчерәләр. Акча алганнан соң, күп балалы гаилә җир кишәрлеге алучылар исемлегеннән төшерелә.

Җир урынына акчалата түләү алырга мөмкинлек бирә торган закон үз көченә кергәннән соң, теләүчеләр җир ала алсын өчен, җир бирү буенча эш элеккечә алып барылачак.

«Татар-информ», Наталья Рыбакова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар