Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киләсе Яңа елга, 8 мартка, 1 майга ничек ял итәбез? - яллар графигы

Россия Хезмәт министрлыгы 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр Яңа ел каникуллары ясарга тәкъдим итте.

news_top_970_100
Киләсе Яңа елга, 8 мартка, 1 майга ничек ял итәбез? - яллар графигы
https://pixabay.com

Россия Хезмәт министрлыгы 2021 елда ял көннәрен күчерү турында карар проекты эшләгән. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Киләсе Яңа ел каникуллары 1-10 гыйнварда була. 2021 елның 31 декабре ял көне булачак, быел 31 декабрьдә эш көне була.

Май бәйрәмнәрен алты көн итәләр: 1-3 май һәм 8-10 май.

Шулай ук 21-23 февраль, 6-8 март, 12-14 июнь, 4-7 ноябрь дә ял көннәре була.

Ведомствода аңлатканча, 2 һәм 3 гыйнвар (шимбә һәм якшәмбе) эшләми торган ял көннәренә туры килгәнгә, аларны 5 ноябрь һәм 31 декабрьгә күчерәләр, 20 февраль шимбәсендәге ял көнен 22 февральгә күчерәләр.

Хезмәт кодексы буенча, Россиядә бәйрәм көннәре:

  • 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар - эшләми торган ял көннәре,
  • 7 гыйнвар — Раштуа,
  • 23 февраль — Ватанны яклаучылар көне,
  • 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне,
  • 1 май — Яз һәм хезмәт бәйрәме,
  • 9 май — Җиңү көне,
  • 12 июнь — Россия көне,
  • 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100