news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Киләсе елга пенсияләр күпмегә артачак?

2020 елда номиналь пенсия күләме 20 мең булырга тиеш.

news_top
Киләсе елга пенсияләр күпмегә артачак?

2020 елдан башлап Россиядә пенсияләр елына 6 проценттан зуррак темплар белән артачак. Бу турыда Россиянең беренче вице-премьеры, финанслар министры Антон Силуановка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Президент пенсияләрне реаль күләмдә арттыру бурычын куйды. Ягъни үсеш темплары инфляциядән зуррак булырга тиеш. Киләсе елга инфляция 4,3 процент була. Пенсияләр исә 7 процентка артачак. Киләсе елларга инфляция 4 процент булыр дип фаразлана. Пенсияләр 6 проценттан зуррак темплар белән үсәчәк», — дигән ул, Думада чыгыш ясаганда.

«Эшләми торган пенсионерлар өчен ай саен гомуми артым мең сумнан да кимрәк булмаячак. Бу алты ел дәвам итәчәк. 2020 елда номиналь пенсия күләме 20 мең булсын өчен эшлибез», — дигән Силуанов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар