news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Киләсе елга нинди товарларга бәя артачак?

Экспертлар фикеренчә, бензин бәясе арту товарларны транспортлауга чыгымнарны арттыра. 

news_top
Киләсе елга нинди товарларга бәя артачак?

Россия Үзәк банкы 2019 елда бәясе артачак товарлар исемлеген чыгарды. Банк фаразлары буенча, бензин, тәмәке, шәраб һәм автомобильләрнең бәясе артачак. Бу турыда «Известия» сайты хәбәр итте.

Ягулык һәм тәмәке 4,6 процентка, алкоголь — 0,9 процентка, автомобильләр 0,2 процентка арта. Инфляция исә дүрттән 5–5,5 процентка кадәр җитәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Экспертлар фикеренчә, бензин бәясе арту товарларны транспортлауга чыгымнарны арттыра. Бу факт барлык җитештерүчеләргә дә кагылачак. Шулай итеп киләсе елга көнкүреш техникасы, электроника, аяк-киемнәре, өс киемнәре һәм транспортта хезмәт күрсәтү бәясе дә арта.

Социаль әһәмияткә ия булган товарлар өчен өстәмә бәягә салым (НДС) 10 процент һәм ул артмый. Бу төркемгә дарулар, яшелчәләр, ярмалар, ит һәм балалар өчен ризыклар керә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар