news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Киләсе елдан машина йөртүчеләр өчен нинди яңалыклар кертелә?

«АвтоВзгляд» сайты киләсе елда булачак үзгәрешләр турында яза.

news_top
Киләсе елдан машина йөртүчеләр өчен нинди яңалыклар кертелә?
pixabay.com
  1. Диагностик карта булмаган (яки карта булып та, аның турында базада мәгълүмат булмаган, ягъни карта ялган булса) 2000 сум күләмендә штраф кертелә. Штрафлар фотовидеофиксация ысулы белән салына - ягъни, диагностик картасы булмаган автомобиль юлга чыга икән, хуҗасына "конверт" киләчәк. Диагностик карта ОСАГО полисын рәсмиләштергәндә алына. Штраф көнгә бер генә тапкыр салына дип тынычландырырга була, ягъни көнгә ун тапкыр камерага эләксәгез дә, бер генә тапкыр штраф түлисе була.
  2. 2020 елның 1 июленнән диагностик картаны техосмотр үтмичә алып булмаячак. Компанияләр техосмотр вакытында автомобильне фотога төшереп, фотоны базага - ЕАИС ТОга җибәрергә тиеш булачак.
  3. 2020 елдан яңа автомобиль сатып алганда да номерсыз йөрергә ярамаячак. Автодилерлар машинаны теркәргә һәм автомобиль номерларын куеп сатарга тиеш. Машинаны сатып алганнан соң 10 көн дәвамында номерсыз йөрергә ярый дигән закон юкка чыгарыла.
  4. Кузовның VIN-номеры кырылган яки күгәргән булса, андый машина махсус рәвештә теркәлергә тиеш. Машинаның күренеп торган җиренә бу хакта маркировка сугыла. Моның өчен машина хуҗасы түләргә тиеш була.
  5. Россиядә машиналарга бәяләр 50-150 мең сумга артачак. Бу утилизацион җыемнар артуга бәйле.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар