Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киләчәктә татар теле ничек укытылыр?

Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган “Акыл фабрикасы”нда татар мәктәпләренә кагылышлы берничә дистәдән артык идея яңгырады. Галимнәр, укытучылар, ата-аналар үзләренең идеаль татар мәктәбе концепциясен, киңәшләрен тәкъдим итте һәм тәҗрибәләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Киләчәктә татар теле ничек укытылыр?

Татарча мәгарифкә багышланган фикер алышуда 200 гә якын кеше катнашты. Бигрәк тә ата-аналар һәм татар теле укытучылары киләчәк буынның нинди мәктәптә укыячагына битараф түгел. Оештыручылар “Акыл фабрикасы”нда кабул ителгән концепциянең чынга ашачагына ышандырмады, әмма монда яңгыраган фикерләрнең берникадәрен булса да мәгариф тармагы белән идарә итүчеләр ишетәчәгенә өметләнүләрен әйтте.

Заманча дәреслекләр – Укытучыдан укучыга “Сәлам”!

Казанның 2 нче лицей-интернаты татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Сәлам” яңа буын дәреслеге авторларының берсе Рашат Якупов татар теле дәресен заманча һәм кызыклы итеп үткәрү үрнәген күрсәтте. Аның фикеренчә, балада укытучыга, дәрескә, телгә мәхәббәт уянырга тиеш. Икенче эш итеп Рашат Якупов игътибарны аралашуга юнәлдерергә куша. Укытучы коллегаларына дәресләргә заманча, укучыларга кызыклы булган темалар сайларга киңәш итте. Рашат Якупов грамматиканы үз дәресләрендә максат итеп куймый, әмма аның кирәклеген дә аңлый. Шулай ук ул кызыклы өй эшләре бирергә дә тәкъдим итә.

“Сәлам” укыту методикасының дәреслеге укытучы эшен җиңеләйтүгә, дәресләрне кызыклы итүгә юнәлдерелгән. Бу дәреслек Мәгариф министрлыгы соравы буенча рус телле төркемнәр өчен эшләнгән.

“Миңа инглиз теле дәресен укытырга өйрәнер өчен 5 минут җитә. Татар телендә сыйфатлы дәрес бирер өчен әзерләнүгә бик күп вакыт кирәк. “Сәлам” дәреслегеннән укытучы үзенең сыйныфына туры килерлек күнегүләрне генә сайлый: күнегү бик җиңел икән, ул аны бирми. Шулай ук укытучыларга ярдәмгә карточкалар да әзерләдек”, - дип сөйләде Рашат Якупов.

Күптеллелекне сайлаган чит ил үрнәге: Билингваль һәм полилингваль мәктәпләр

“Баласити” халыкара мультилингваль мәктәбе программасы җитәкчесе Мэтью Эштон телләрне укытуда үз методикасын булдырган.

“Телне укыту үзенчәлек түгел. Казанда инглиз, татар, рус һәм башка телләрдә дә укыталар. Укыту уңышлы яки уңышсыз була ала. Без укытуны уңышлы дип бала ул телдә сөйләшә башласа гына әйтә алабыз. Минем укыту тәҗрибәсендә инглиз телендә сөйләшүчеләр дә, сөйләшә алмаучылар да булды”, - диде Мэтью Эштон.

Мэтью Эштон “Баласити”га килгән укучыларның 50% гына беренче сыйныфка инглиз телен белеп килүе, ә калганнарының тиз арада гына телгә кызыксыну уянуы турында әйтте.

“Инглиз теле дәресләрендә бар материал да инглизчә генә өйрәтелә. Әгәр дә бала аңламый икән, без башка телгә күчмибез, ә аңа ымнар, ишарәләр белән аңлатырга тырышабыз. Татар теле дәресләрендә дә укыту татар телендә барырга тиеш. “Баласити”да укытучыларның үзләренең статусы бар. Минем белән алар бары тик инглизчә генә сөйләшә ала. Мин татарча да, русча да аңласам да, инглизчә генә җавап бирәм. Укытучылар дәресләрне “укытырга кирәк бит” дип үткәрергә тиеш түгелләр. Балалар бу телне кулланырга, аның белән баш миен үстерергә тиеш”, - диде ул.

“Акыл фабрикасы”нда социолингвист, Каталония, Шотландия, Уэльс, Чуашстан, Татарстан милли мәгариф системаларын өйрәнгән Эктор Алос-и-Фонт та үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

“Төбәк телләрне өйрәнү проблемасы һәр илдә төрлечә. Мин үзем дә социолингвист кына, укытучы түгелмен. Татарстанда, Башкортстанда, Чувашиядә булган проблема бөтен дөньяда да бар”, - диде галим.

Эктор Алос-и-Фонт фикеренчә, ике телдә дә белем алган бала имтиханнарны яхшырак бирә. Фикерен дәлилләп, галим баск телен мисалга китерде. “1983 елда 3 модель тәкъдим ителгән иде: испан телендә генә укытуны 78%; испан һәм баск телләрен тигез дәрәҗәдә укытуны 8%, ә баск телендә укытуны 14% кеше сайлады. Нәтиҗәләр буенча басклар телен укымаган бала имтиханнарны начаррак белә булып чыкты. Ул мәгълүмат әти-әниләргә җиткерелде. 2015 елгы нәтиҗәләр буенча испан телендә 19,1%, испан һәм баск телендә 17,8 %, ә баск телендә 63,1% бала белем ала булып чыкты. Монда чит илдән күченүчеләр дә баск телен сайлаган була. Әммә яшьләр үзара испан телендә аралаша”, - дип сөйләде социолог Эктор Алос-и-Фонт.

Рэп һәм түбәтәй - Балаларның кызыксындыру өчен яңа программалар һәм өстәмә баллар

Иннополис мәктәбенең 1 нче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альберт Сәмигуллин да төрле кушымталар кулланып татар теле дәресләрен укыту үрнәген күрсәтте. Яшь укытучы дәресендә AutoRap кушымтасын кулланып, балаларда заманча татар телендәге җырларга һәм телгә мәхәббәт уята.


Казанның 4 нче гимназия-интернатының татар теле укытучысы Эльза Нәбиуллина дәрестә куллана алырлык татар проектлары белән таныштырды. Яшь укытучы үз дәресләрендә күпчелеге “Гыйлем” һәм “Әлбәттә” проектларын куллануны әйтте. Аның дәресләренең төп максаты – балаларны татар телендә сөйләшергә өйрәтү.

КНИТУ-КАИ ның инженер лицееның татар теле укытучысы Илзам Хаҗиев укучыларны classDojo.com сайты ярдәмендә фәнгә кызыксыну уятып булу хакында сөйләде. Илзам үз укучыларын бу сайт аша өстәмә баллар куя. Һәр 50 балл 5 ле билгесе булып журналга төшә. Балларны өй эшен эшләүгә, киенүгә, тәртипкә карап куеп була. Укучы үзен тиешле дәрәҗәдә тотмый икән, баллар алына. Укытучы дәресләрендә түбәтәй кию гадәте дә бар икән. Юк, моның өчен балл куелмый, бу укучылар ихтыяры.

Телләрнең статусын тигезләштерергә кирәк

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов таныштырды. Ул дөньядагы милли телләрне укыту тәҗрибәсен өйрәнеп, татар мәктәбенең уңай якларын ачыклаган.

Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, Европа Берлеге, Канада, Сингапур һәм Малайзия илләрендә милли мәктәп төшенчәсе юк. Бу илләрдә мәктәпләр төбәк, автономия, милли-территориаль җәмгыятьләр телендә белем бирүчеләргә бүленә. Мәсәлән, валлий, фламанд, каталон, баск, окситан телле мәктәпләр. Шулай ук төбәк телендә белем бирүче билингваль һәм полилингваль мәктәпләр дә эшләп килә.

Билингваль мәктәпләрдә белем бирүнең беренче этапларында дәресләр тулысынча милли азчылык телендә башкарыла. Алга таба күпчелек халыкның телен өйрәнү арта бара.

Айрат Фәйзрахманов татар теле мәктәпләренә укырга керүчеләрнең саны артсын өчен стимуллаштыру юлларын әйтеп китте.

1)      Телләрнең статусын тигезләштерү;

2)      Муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренә төбәк телләре белән танышу өчен квалификацион имтиханнар системасын оештыру;

3)      Телләргә икътисади бәя бирү, ул телне үзләштерергә стимуллаштыру, татар телле “продукт”лар чыгуын гамәлгә кую;

4)      Билингваль мәктәпләрне тәмамлаучылардан тәрҗемәчеләр, дизайнерлар, яңа медиаконтент булдыручылар кластерын оештыру.

Айрат Фәйзрахманов Милли университет турында да сүз кузгатты. Исегезгә төшерәбез, узган атнада булган “Акыл фабрикасы”ның секциясендә нәкъ менә Милли университет турында сүз барды. Анда катнашкан галимнәр уртак бер фикергә килеп, Милли университет концепциясен сайладылар. Концепция дәүләт органнарына тәкъдим ителәчәк.

Укытучыларга – ирек, балаларга – мактау сүзләре

“Акыл фабрикасы”нда милли мәктәпләрдә эшләү тәҗрибәсе булган Павел Шмаков алдынгы сәләтләрен күрсәткән балалар өчен “СОлНЦе” интернат-мәктәбе үрнәген тәкъдим итте. “Минем мәктәптәге укытучылар – ирекле. Мине Финляндиядә алдынгы укыту системасы түгел, ә балаларның елмаюы таң калдыра. Бездә дә андый мәктәпләр бар. Бала берәр нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш. Аның янында ярдәм итә алырлык кеше булса, бала уңышка ирешә ала. Баланы яратмаган шөгыле белән шөгыльләндерергә ярамый. Моны әти-әни яклап чыгарга тиеш, әмма, гадәттә, аларның моңа вакыты юк. Безнең мәктәпкә керү имтиханнары авыр, әмма үтә алмаслык түгел. Бала чын күңеленнән теләгән очракта мәктәпкә үтә ала. Бездә хәзер 157 кеше укый. Без аларга ышанабыз һәм ярдәм итәбез. Бу очракта аның барысы да барып чыгачак”, - диде директор.

Павел Шмаков татар теле вазгыяте турында да әйтеп китте. Соңгы арада “СОлНЦе” директоры игътибар үзәгендә булды. “Минем мәктәптә 5 дәрес татар теле укытыла һәм ул озак еллар шулай булачак”, - диде ул.

Татар мәктәпләренә уртак идеаль модель

“Акыл фабрикасы” катнашучылары барлыгы 5 модель мәктәп турында фикер алыштылар:

-        Сәләтле/ кызыксынучан балалар өчен аз комплектлы мәктәпләр;

-        Камил инфраструктура, өстәмә белем һәм балалар бакчасы булган зур белем бирү үзәге;

-        Бер канат астында берничә тар профильле мәктәпләр;

-        Чит телләрне – шәрык һәм романо-герман теләрне тирәнтен өйрәнгән полилингваль мәктәпләр.

-        Халыкара шәхси мәктәпләр. Мәсәлән, фин-татар мәктәбе.

Катнашучылар командаларга бүленеп, үзләренә ошаган модельне якладылар. “Акыл фабрикасы” оештыручылары уртак бер модельне сайлаячак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100