Киевта халыкны шәһәр читенә өлешчә эвакуацияләргә мөмкиннәр.
Киевта җылылык һәм электр белән тәэмин итү начарайган очракта, җирле халыкны шәһәр читенә өлешчә эвакуацияләргә мөмкиннәр. Бу хакта Киев мэры Виталий Кличко әйтте, дип яза «РБК Украина».
Шәһәр җитәкчесе электр һәм җылылык белән тәэмин итү начарайган очракта Киев халкын шәһәр читенә китәргә өндәде. Шулай ук Украина башкаласында өлешчә эвакуация ихтималы турында да әйтте, дип яза Лента.Ру сайты.
«Тулы эвакуация булмаячак, өлешчә булырга мөмкин, әмма моны да «эвакуация» дип әйтеп булмый. Бу – кайбер категория кешеләрнең сервис булган җиргә – шәһәр читенә вакытлыча күченеп торуы», – диде Кличко.