Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада балалар бакчасына вертолет төшкән: эчке эшләр министры һәм өч бала һәлак булган

news_top_970_100
Украинада балалар бакчасына вертолет төшкән: эчке эшләр министры һәм өч бала һәлак булган

Киев янында Бровары шәһәрендә балалар бакчасына вертолет төшкән. Фаҗигадә Украинаның эчке эшләр министры Денис Монастырский, аның беренче урынбасары Евгений Енин һәм Эчке эшләр министрлыгының дәүләт сәркатибе Юрий Лубкович һәлак булган. Һәлакәткә очраган борт Украинаның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт хезмәтенең Eurocopter EC225 LP Super Puma вертолеты булган. Бу хакта Украина илкүләм полициясе Телеграм каналына сылтама белән ТАСС агентлыгы яза.

«Фаҗигадә Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге: министр, беренче урынбасар, дәүләт сәркатибе һәлак булды», – диелә Телеграм каналы хәбәрендә.

Вертолет һәлакәтендә 18 кеше, шул исәптән 3 бала һәм пилотлар һәлак булган.

22 кешенең, шул исәптән 10 баланың зыян күрүе хәбәр ителә. Яраланган кешеләр хастаханәгә җибәрелгән.

Чәршәмбе көнне Киев өлкәсенең өлкә дәүләт хакимияте башлыгы Алексей Кулеба балалар бакчасы һәм торак йорт янында вертолет төшүе турында хәбәр итте. Вертолет төшкәннән соң шартлау ишетелгән, һәм көчле янгын чыккан.

Массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан мәгълүматка караганда, якынча версия буенча, авиаһәлакәтнең сәбәбе – пилот хатасы.

Телеграм каналларда Super Puma вертолетының һәлакәткә 1 минут кала төшерелгән видеосы чыкты.

Видеода күренгәнчә, вертолет бик түбән очкан. Нәтиҗәдә, пилотлар каршылыкларны күрмәгән, винтлары белән чыбыкларга эләгеп калган.

Шуннан соң очкыч балалар бакчасы янына килеп төшә. Ә агып чыккан ягулыкка ут каба, һәм зур янгын чыга.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100