Киев Русемы, әллә татар-төрки Киев каһанлыгымы?
Киев Русе халкының күп өлеше татар-төркиләрне тәшкил иткән. Заманында ул Авар каһанлыгыннан аерылып чыккан һәм элгәре Киев каһанлыгы дип атап йөртелгән.
Татарларның Россия дәүләтен төзүгә керткән өлешләре рәсми тарих фәнендә, сәясәттә, массакүләм мәгълүмат чараларында бик искә алынмый. Шул исәптән бабаларыбызның Киев Русен, Россияне төзүгә, русларның дан-дәрәҗәсен, санын арттыруга керткән өлешләре дә читтә кала.
***
Шуны да искәртик: безнең фикеребезчә, татар-төрки дип язу дөресрәк һәм хакыйкатькә якынрак. Беренчедән, татар төшенчәсе төрки төшенчәсеннән ким дигәндә 750 елга борынгырак. Балканнан алып Океаниягә кадәр җәелгән Чыңгыз империясе күктөркиләренең (төркетләрнең) Төрки каһанлыгыннан ким дигәндә җиде тапкыр зуррак. Инкыйлабка кадәр тюркология фәне булмаган, галимнәр татароведение фәнен генә белгәннәр. Ә тюркология терминын, татарның бөеклегеннән куркып, Сталин әйләнешкә кертеп җибәрә, совет галимнәре аны бар планетага тарата. Шуны да онытмыйк: дөнья буенча сибелгән төрки кавемнәр олуг, бөек татар халкының нибары бер өлеше генә!
***
Киев Русе халкының күп өлеше татар-төркиләрне тәшкил иткән. Заманында ул Авар каһанлыгыннан аерылып чыккан һәм элгәре Киев каһанлыгы дип атап йөртелгән. Шуны да искәртик: Ауропа елъязмаларында «Киев Русе» дигән атаманы күрмәссез. Бар чыганакларда да – «Киев каһанлыгы». Киев дәүләтендә, борынгы татар традициясен дәвам итеп, каһан идарә иткән.
Киевлеләрнең аварлардан аерылып чыгу процессына да аңлатма биреп узу кирәк. Чикләре хәзерге Франциядән алып Дон елгасына кадәр булган Авар каһанлыгы, франклар һәм башкаларның даими һөҗүмнәре нәтиҗәсендә, берничә татар-төрки дәүләтенә таркала. Мәмләкәтнең көнчыгышында, Карпат-Дон аралыгында – Киев каһанлыгы, Азак (Азов), Кара диңгез буйларында Бөек Болгар дәүләте барлыкка килә. Ә Авар каһанлыгы үзе исә, атаклы Аттиланың көнбатышка данлы походыннан соң, Ауропада яшәп калган борынгы һуннар дәүләте, ягъни Бөек Һун империясенең дәвамчысы була. Ул хәзерге Венгрия, Австрия, Швейцария, Чехия, Словакия, өлешчә Германия, Польша һәм Украинаны, Россиянең Украинага чиктәш өлкәләрен, Румыния, Бөек Болгар һәм Төньяк Македония җирләрен колачлаган. Кызганыч ки, 300 ел буе Ауропаның иң зур мәмләкәте булган, континент тарихында чамасыз зур роль уйнаган, ике гасыр Византиядән ясак түләтеп торган Авар каһанлыгы турында тарих дәреслекләрендә искә алынмый диярлек.
Авар дәүләтенең Киев каһанлыгы буларак аерылып чыккан өлеше, берникадәр вакыттан соң, татар-төрки Хәзәр каһанлыгына буйсынырга мәҗбүр була, аның бер олысы булып исәпләнә башлый. Киев кенәзләре 965 елда Святославның Хәзәр каһанлыгына оештырган хәрби походына кадәр бу илгә ясак түләп тора. Киев каһанлыгы, хәзәрләрдән бәйсезлек алып, мөстәкыйль дәүләткә әйләнеп, өлешчә славянлашкач та, аның тарихын көньяктагы күршеләре, татар-төрки бәҗәнәк, кыпчак, бродник, карабүрек (черные клобуки) кавемнәреннән башка күз алдына китереп булмый. Алар бу ил үсешенә, ул чорлардагы рус кенәзлекләре үсешенә дә зур йогынты ясаганнар. Рус-совет тарихчысы, академик М.Н.Покровский үзенең «Русская история с древнейших времен» дип аталган хезмәтендә: «Киев Русеның славянлыгы турында, гомумән, бернинди сүз дә булырга мөмкин түгел. Ул скандинавлар хакимлеге астындагы фин-угырлар һәм татар-төркиләр дәүләте булган. Славяннар булган очракта да, алар хәзерге Украинаның көнбатышында, аз санда гына булганнар», – дип яза. Совет тарих фәненә нигез салучыларның берсе булган бу мәшһүр академик хәзерге русларны руслашкан фин-угырлар һәм татар-төркиләр дип исәпли. Атаклы «Словарь живого великорусского языка» авторы В.И.Даль да шундый ук фикердә тора. Гомумән алганда, русларның, шул җәһәттән хәзерге украин һәм белорусларның XVIII гасырга кадәрге үткән юлы затлы татар тарихының бер сәхифәсе генә.
Күренекле гарәп сәяхәтчесе, галим әл-Гарнәтинең XII гасырда Киев шәһәрендә булуы күпләргә мәгълүм. Ул анда күп сандагы бәҗәнәкләр булуын, аларның ислам динендә икәнлеген, кайбер дини йолаларны дөрес башкармауларын язып калдырган. Мәсәлән, әл-Гарнәти, Гуркирмәндәге (Киевтәге кияүләр кирмәнендә) мөэминнәрнең җомга намазын белмәүләрен искәртеп: «Мин аларны җомга намазына, анда хөтбә укырга өйрәттем», – дип әйтә. Аннары ул бу калада багдадлыларны да очрата, башка милләт кешеләрен дә күрә, әмма шәһәрдә рус яки славяннар яшәве турында бер мәртәбә дә искә алмый.
Киев каһанлыгының соңыннан славянлашкан татар-төрки дәүләте булуына янә бер дәлил китерик. Киев каһанлыгы белән бәйле иң борынгы чыганак – анда яшәгән бер яһүднең икенче яһүдкә язган хаты. Яһүд (иврит) телендәге әлеге чыганак Х гасырга карый. Әмма хатның астына ниндидер бер түрә саф татар-төрки телдә рун язуы белән: «Мин моны укып чыктым», – дип, тамгасын салган. Димәк, ул вакытта ук инде Киев каһанлыгында почта (ям) хезмәте булган. Илгә җибәрелгән хатларны төрле түрәләр укыптикшереп торырга тиеш булган һәм, хатны иясенә тапшырырга яраганын аңлатып, резолюция салган. Бу гамәл дәүләт куркынычсызлыгын тәэмин итү максаты белән, илгә чит-ят фикер үтеп кереп, фетнә кубармасын өчен махсус эшләнгән. Күренә ки, ул заманда Киев каһанлыгының күпчелек халкы славян яки рус түгел, ә татар-төрки булган. Дәүләттә рун алфавиты кулланылган.
«Безнең мирас» журналыннан