news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Киемнәре янып беткән». Казанда ир-ат белән хатын-кыз ток сугудан үлгән

news_top
«Киемнәре янып беткән». Казанда ир-ат белән хатын-кыз ток сугудан үлгән
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстанда трансформатор будкасына кергән ир-ат белән хатын-кыз үлгәннән соң, җинаять эше ачылган. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Фаҗига Казанның Мусин урамында була. Бу кешеләр трансформатор будкасына керә, аннары шаһитлар шартлау тавышы ишетә.

«Ир белән хатынның киемнәре янып беткән диярлек. Аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә китерәләр. Хәлләре бик катлаулы була», – дигәннәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Бүген билгеле булганча, ТР Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан.

«Татар-информ» чыганагы белешмәсе буенча, трансформатор будкасы бикле булуын контрольдә тотмаган кешене җаваплылыкка тартачаклар. Ир-ат хастаханәгә салгач ук үлгән, хатын-кыз исә 4 көннән соң вафат булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар