Еш кына шкафта торган кием-салымнан бик үк тәмле булмаган ис килә башлый, аны еш кына «Әбиләр сандыгы исе» дип тә әйтәләр. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Әлеге истән котылу өчен шкафка сабын куярга була. Исле сабынны савытыннан алыгыз, чиста тукымага төрегез һәм киемнәр арасына – киштәгә куегыз. Сабын ислерәк булган саен яхшырак.
Шкафка цитруслы җимешләрнең кабыгын, мәсәлән, мандарин, әфлисун яки лимон куярга була. Һәр киштәгә киптерелгән кабык тезеп чыгыгыз.
Исле шәмнәрне дә шкафка куеп торсаң, киемнәрдән сасы ис килмәс.