Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Киемнәргә, стеналарга сеңде». Түбән Кама районындагы авыл халкы сыер исенә зарлана

Фермер исә түзәргә кирәк дип саный, үзе дә искә ияләшергә мәҗбүр булуын әйтә.

news_top_970_100
«Киемнәргә, стеналарга сеңде». Түбән Кама районындагы авыл халкы сыер исенә зарлана

Татарстанның Түбән Кама районындагы Шереметьевка авылы халкы сасы истән зарлана. Алар инде 8 ел интегүләрен әйтә. Моңа кадәр ис берничә сыердан гына чыкса, хәзер биредә ферма барлыкка килгән. Бу турыда НТР-24 каналы хәбәр итте.

Сасы ис аркасында авыл халкы белән фермер талашып яши. Авыл халкы йорт стеналарына, йорт җиһазларына, киемнәренә тирес исе сеңеп бетүдән зарлана. Яз җиткәч, борчулар тагын да арта икән.

Күршеләргә нишләргә дигән сорауга, Сергей исемле фермер «түзәргә» тәкъдим итә. Аның сүзләренчә, ул үзе дә бу искә ияләнергә мәҗбүр булган. Проблеманы хәл итәр өчен, ферманы авылдан читкә күчерергә була. Тик Сергейның моңа мөмкинлеге юк икән. 

Юл кырыенда торган өемне Сергей ял көннәрендә алып китәргә ышандыра. Тик авыл халкы бер айдан кабат шундый өем барлыкка килер дип саный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100